Ачышлар бүлмәсе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Ачышлар бүлмәсе, 6+

Интерактивная программа

Татарстан табигать тарихы музее

50 мин.

Программаның тасвирламасы

Һәр баланы кеше күзе күрә алмый торган гаҗәеп бәләкәй дөнья, табигатьтә безне әйләндереп алган әйберләрнең нәрсәдән гыйбәрәт булуы кызыксындыра. Әлеге һәм башка күп кенә сорауга җавапларны “Ачышлар бүлмәсе” дип аталган интерактив дәрестә табарга мөмкин. Дәрес башланыр алдыннан һәр бала микроскоп төзелеше белән танышачак, яктылык һәм фокусны көйләргә өйрәнәчәк. Әлеге күнекмәләрне үзләштергәч бәләкәй әйберләрне йөз мәртәбә зурайтып карый алачаклар.

Балаларга түбәндәге программаланы тәкъдим итәбез

  • Микроскоп астында гади әйберләр дөньясы (кәгазь, теш пастасы, графит, йогурт һәм башкалар). Күзәнәк, матдә, тукыма төшенчәләренә аңлатма бирәчәкбез
  • Гаҗәеп бөҗәкләр (бөҗәкләр турында иң кызыклы мәгълүматларны белербез: чебен канатында кан ничек йөри, черкинең тырнаклары, чикерткәнең катлаулы күзе, бөҗәкләрнең авыз төзелеше һәм нәрсә белән туклануы билгеләрбез)
  • Үсемлекләрнең төзелешен микроскоп астында өйрәнү. Роберт Гук 16 гасырда ук үсемлекләрнең вак күзәнәкләрдән торуын әйткән. Һәм без моны микроскоп ярдәмендә тикшереп карый алабыз. Тамыр, яфрак өслеге, сабак, серкә – аларның күзәнәкләре зурлыклары һәм формалары белән дә аерылып тора
  • Мөстәкыйль рәвештә вакытлы препаратларны әзерләү һәм аларны өйрәнү. Предмет пыялаларында яшел җепсел суүсемнәрнең вакытлыча препаратын, яфрак, җиләк-җимешләрнең  күзәнәкләрен әзерләү техникасын үзләштерү. Үзегезнең чәч бөртеген эт һәм песи йоны, күбәләкнең канаты белән чагыштырып карау. Юка препаратларны 100, ә зур организмнарның төрле өлешләрен 300 тапкыр арттырып карау
  • Ком турында. Балачакта һәркем комнан замок төзергә яраткандыр. Без дәрестә комның төсе һәм формасы буенча аерылганын беләчәкбез. Комның төрле тау токымнарыннан ясалуы аның кайбер төрләрен кыйммәтле итә. Минераллар коллекциясе ярдәмендә без комның төрле төрләрен ясарбыз һәм микроскоп ярдәмендә үзенчәлекләрен өйрәнәчәкбез. Дәрес нәтиҗәсендә һәркем үзе өчен комнан коллекциясеәзерли алачак.