Өченче планета серләре - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Өченче планета серләре, 0+

Интерактивная программа

Татарстан табигать тарихы музее

45 мин.

Программаның тасвирламасы

Музей бәләкәй тамашачыларга яңа ачышлар артыннан гаҗәеп маҗаралар тулы ерак тарихи дөньяга сәяхәткә барырга тәкъдим итә. Уен рәвешендә балалар галәмнең ничек барлыкка килүен, анда  нәрсә барлыгын һәм планетабызның нинди серләр яшерүен беләчәк. Бу сәяхәттә балалар үз йолдызларын табачак, космостан килгән илчеләр турында ишетәчәк, кояш системасындагы төрле планеталарда үз авырлыкларынның күпме булуын беләчәк, йолдыз атылганда теләк тели алачак. Аларга космосны өйрәнеп, Җир үзәгенә сәяхәт кылырга туры киләчәк. Балалар миллионлаган еллар дәвамында җирнең ничек үзгәрүен күреп,  борынгы кешеләр белән танышачак. Биредә яшь геройлар борынгы рептилияләрнең  тавышын ишетә һәм җир астыннан чыккан вулканны күрә алачак. Ә интерактив скважина катнашучыларга үткән чорлар белән танышырга мөмкинлек бирә. Җир асты байлыклары хәзинәсен табып, һәркем үзен файдалы казылма чыгаручы итеп тояр. «Өченче планета серләре»интерактив программасында яшь сәяхәтчеләрне бик мавыктыргыч мәгълүматлар көтә.