Тылсымлы басма - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Программаның тасвирламасы

Мастер-класс кысаларында катнашучылар махсус алым – басма – ярдәмендә тукыма эшләнмәләрне бизәячәк. Басма – тукымага рәсем ясау ысулы.

Гадәттәгечә, тукымага рәсем бизәкләп киселгән махсус такталар ярдәмендә төшерелгән. Бизәк басылган тукымалардан ир-ат күлмәкләре, чалбарлар, сирәк очракта пәрдә тегәләр. Бизәк, гадәттә, зәңгәр җирлекккә ак, сары чәчәкләр рәвешендә сугыла. Үсемлек, чәчәк, хайван сурәтендәге агач өлге ярдәмендә ачык, төсле буяулар кулланып һәркем тукымага бизәк төшерә ала. Килеп чыккан композиция яхшы бүләк һәм сувенир булачак.