Кояш белән иркәләнгән - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты80 ₽
Ташламалы керү билеты80
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

2023 елның 10 маенда Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның «Кояш белән иркәләнгән» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында оештырыла. Ул рәссамның 60 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелә.

Күргәзмәдә Әнвәр Сәйфетдиновның хатын-кызларга багышланган аерым циклыннан картиналары күрсәтеләчәк. Сәнгать эшләре татар хатын – кызы костюмының матурлыгын ачык итеп тасвирлый, шулай ук хатын-кызларга хас сыйфатларны ассызыклый, алар арасында зур эчке көч, матурлык, игелек. Символик рәвештә, күргәзмәдә төп картина «Әни» картинасы булачак.

Әнвәр Сәйфетдинов күп яклы, үз стиле белән башкалардан аерылып торучы рәссам. Ул Татарстанның милли колоритының күптөрлелеген яхшы белә һәм аңлый. Әнвәр Камилевич төрле жанрларда эшли: натюрморт, пейзаж, жанр картинасы, агачтан скульптура, монументаль рәсем сәнгате, китап графикасы. Аның иҗади осталыгы бәйрәм, мәхәббәт, яхшылык темаларын үз эченә ала. Күргәзмәнең исеме картиналарда кояш яктысы күп булу сәбәпле түгел, ә аларда авторның холкын чагылдыру сәбәпле сайлана, аның исеме кешенең күңеленнән бөркелеп торучы нур. нурлы яктылык мәгънәсен йөртә.

Күргәзмә авторы В.И. Иванов исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлаган белгеч. Төрле елларда ул Мәскәүдә һәм АКШта яши, эшли һәм үзенең картиналарын күрсәтә. 1993 елда аның инициативасы белән Казанда “Дастан” арт-төркеме оештырыла. 1996 елда Әнвәр Сәйфетдинов С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы бинасының түшәмен бизәкли. Ул Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Сәнгатьтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнә. Әнвәр Камилевич – аның картиналары белән иллюстрацияләнгән татар әлифбасы – «Әнвәр әлифбасы» авторы.

«Кояш белән иркәләнгән» күргәзмәсендә автор коллекциясеннән, шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекциясеннән картиналар тәкъдим ителәчәк. Рәссамның XVI-XIX гасырларда татар хатын – кызы образына багышланган эшләре туган як табигате картиналары һәм декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре белән тулыландырыла.

Күргәзмә 2023 елның 18 июненә кадәр дәвам итәчәк.