Бөек Ватан сугышы елларында Казан Кирмәне - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Бөек Ватан сугышы елларында Казан Кирмәне

Күргәзмәнең тасвирламасы

Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры тарихы сәхифәләрен ача.

2021 елның 28 апрелендә 14:00 сәгатьтә «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында «Бөек Ватан сугышы елларында Казан Кирмәне» дигән баннер күргәзмәсе ачылды.

Сугыш елларында ТАССР илнең көнчыгышындагы иң мөһим тыл базаларының берсе була. Республиканың төп ныгытмасы да моннан читтә калмый. Мәсәлән, 1940-1950 елларда Казан Кирмәнендә күп санлы дәүләт оешмалары урнаша. Кирмән җирлегендә хакимият органнары, шул исәптән ТАССР Югары Советы, Казан танк училищесы һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән 22-нче номерлы Казан авиация заводы тулай торагы урын ала.

Ул елларда Казан Кирмәне биналарын эксплуатацияләү эзсез узмый, шуңа күрә күргәзмә кысаларында Казан Кирмәне архитектура ансамблен реставрацияләү проблемаларына аерым игътибар бирелә.

«Бөек Ватан сугышы елларында Казан Кирмәне» күргәзмәсе Татарстан Республикасы Милли музее, Казан югары танк училищесы, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы ярдәме белән оештырылды. Күргәзмә үз эшен 2021 елның 24 октябренә кадәр дәвам итәчәк.