Иллюзия осталары - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Иллюзия осталары, 0+

29.08.2023 - 14.01.2024

Гавами бинасы

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты200 ₽
Ташламалы керү билеты150

18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Күргәзмә Кино музееның (Мәскәү шәһәре) һәм кинематографиянең әйдәп баручы рәссамнарының берсе Дмитрий Андреевның уртак проекты

Күргәзмә экспозициясенә Кино музее коллекциясеннән һәм Дмитрий Андреевның шәхси коллекциясеннән 42 костюм, аксессуарлар һәм бутафория, шулай ук танылган фильмнарга костюмнар буенча рәссамнарның эскизлары кертелгән.

Концептуаль яктан экспозиция ике өлешкә бүленә: «Дәвер-Модельер» һәм «Костюмнар буенча рәссам остаханәсе». Бу бүлекләр костюм тарихының мөһим этапларын, образ өстендә эшләү методикаларын һәм принципларын, идеяләрне кинода гәүдәләндерүне күрсәтә.

Проект кысаларында тәкъдим ителгән фильмнарның күпчелеге А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Л. Н. Толстой һәм Ф. М. Достоевскийның классик әсәрләре, А.В. Ивановның «Тобол» романы, шулай ук чит ил әдәбиятының популяр әсәрләре, мәсәлән, А. Дюманың «Королева Марго», О. Уайльдның «Идеальный муж». Эскизларда танылган фильм-әкиятләр: «Хозяйка медной горы», «Королевство кривых зеркал» һ. б.

Күргәзмәне уникаль « Дәвер-Модельер» фотофильмы, модельер һәм костюмнар буенча рәссам Дмитрий Андреев һәм Наталья Дзюбенко интервьюлары тулыландыра. Күргәзмә 2024 елның 14 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.