Ислам почта открыткаларында - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Ислам почта открыткаларында, 0+

ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ

дш-якш 9:00 — 19:30

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

БИЛЕТ БӘЯЛӘРЕ

Зурлар200 ₽
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр100
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Мәскәү коллекционеры Низами Ибраимов коллекциясеннән «Ислам почта открыткаларында» күргәзмәләре.

Россиядәге ислам турында сөйләү өчен музей беренче тапкыр шундый экспонатларга мөрәҗәгать итә. Почта открыткасы – халыкчанлыгы һәм тиражы белән сюжетлар күптөрлелеген бүләк иткән уникаль материал.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән 222 открытка ил тарихының иң кызыклы чорындагы мөселман мәдәнияте белән таныштыра. Открыткаларда – мәчетләр һәм мәдрәсәләр, дини урыннар, зыялы шәхесләр, халыкчан типажлар, элеккеге Россия империясенең мөселманнар һәм татарлар яши торган, Идел буе, Урал, Санкт-Петербург, Мәскәү, Себер һәм Ерак Көнчыгыш, Кавказ, Урта Азия кебек җирлекләрендә булган вакыйгалар.

Моннан тыш, открыткалар гаилә, көнкүреш тормыш, аны җибәрүченең булган урыннары турында гына хәбәр итеп калмый, ә тарихи истәлек предметы булып та хезмәт итә. Күп очракта мондый открыткалар сәяхәткә, хаҗга баргач алып кайтыла. Шулай итеп, күргәзмәдә Исмәгыйль Гаспринский, Фатих Кәрим, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Абдурәшид Ибраһимов һ.б. татар зыялылары һәм мәгърифәтчеләренең фотопортретларын күрергә мөмкин.

Күргәзмә инкыйлабка кадәр булган китаплар, журналлар, Россиядә мөселман мәдәниятләренең күптөрлелеген тасвирларга ярдәм итүче документлар белән тулыландырылган. 

Күргәзмә проекты Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.