Кубачи-Зирехгеран. Осталар шәһәре - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Кубачи-Зирехгеран. Осталар шәһәре, 0+

28.04.2023 - 15.10.2023

Туп сарае музее

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты200 ₽
Ташламалы керү билеты100 ₽
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

А. Тахо-Годи исемендәге Дагстан Республикасы Милли музее фондларыннан һәм шәхси тупланмалардан оештырылган «Кубачи-Зирехгеран. Осталар шәһәре» күргәзмәсе борынгы Зирехгеран–Кубачи шәһәренең үзенчәлекле тарихы һәм тормышы белән таныштыра.

Кубачи Дагстанда һәм Кавказдагы уникаль урын. Күп кенә традицион кулланма сәнгать, һөнәрчелек һәм халык осталары-һөнәрчеләренең иҗади тәҗрибә үзәге буларак билгеле. Аның искиткеч сәнгате һәм осталары турында күп китаплар язылган, фильмнар төшерелгән, күргәзмәләр оештырылган. Кубачи алтынчыларының эшләнмәләре күптән бөтен дөньяга билгеле һәм бик популяр. Ләкин Кубачи сәнгать белән генә чикләнми. Кубачи, беренче чиратта, авылның Дагстан картасында барлыкка килү вакытыннан башлап бүгенге көнгә кадәр гасырлар дәвамында формалашкан аерым дөнья, кешеләр, гореф – гадәтләр һәм тәртипләр.

Экспозиция Кубачи һәм кубачилылар дөньясына чын сәяхәт буларак төзелгән. Беренче очрашу архитектурадан, гадәти булмаган уеп эшләнелгән рельефлар белән бизәлгән таш йортлардан башлана. Нәкъ менә биек рельефта оста итеп кисеп ясалган ташлар шәһәрнең визит карточкасы булып тора, чөнки мондый традиция Дагстанда башка беркайда да очрамый.

Күргәзмәдә алтын зәркәнчеләрнең эш коралларының рәсемнәре, «чын» традицион кораллары, шулай ук фотолар тәкъдим ителгән. Кубачилылар бүген дә үзләренең сәнгать традицияләренә иярүләрен дәвам итә, ә аларның иҗади мирасы заманча, актуаль төсмерләр ала. Экспозициянең кечкенә бүлеге заманча сәнгатькә, танылган Дагстан рәссамнарының Кубачи турындагы иҗат эшләренә багышланган. Әсәрләр кубачилыларны тулырак һәм киңрәк аңлау өчен тагын бер маяк булып тора.