Марка сәнгате - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Марка сәнгате, 0+

ЭШ РЕЖИМЫ

дш ял көне
сш-пҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты200 ₽
Ташламалы керү билеты150 ₽
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Экспозициядә алтмыштан артык әйбер тәкъдим ителгән. Алар Россия рәссамнарының иҗат әсәрләре, коллекцион маркировкалы открыткалар һәм конвертлар, маркалар.

Маркалар коллекциясе Россиянең мәдәни мирасына һәм архитектура һәйкәлләренә, рәссамнарга һәм мәдәният эшлеклеләренә, шулай ук илебезнең декоратив-кулланма сәнгатенә багышланган почта миниатюраларыннан тора. Аерым өлешен Татарстан Республикасы һәм Казанның истәлекле урыннары сурәтләнгән рәсем һәм почта түләүенең дәүләт билгеләре биләп тора.  Күргәзмә кысаларында сәнгать берләшмәләре әгъзаларының рәсем эшләрен күрергә мөмкин, аларның әсәрләре почта миниатюраларында сурәтләнгән: Россия Федерациясенең халык рәссамнары Н.И. Боровский, В.А. Глухов, Е.В. Ромашко, А.И. Теслик, А.А. Любавин, Г.А. Леман, Россия Федерациясенең атказанган рәссамнары Н. Н. Пластов, А.Н. Пластов, А.И. Дубов, А.А. Федулов, Н.П. Желтушко.

Экспозициягә шулай ук Россия сәнгать академиясе академигы Н.А. Горский-Чернышев, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы П.И. Грошев, Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясенең рәссам-реставраторы И.П. Крившинко, “Марка” АҖ әйдәп баручы рәссамнары, Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге әгъзалары, Россия сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты А.В. Адибеков, С.А. Ульяновский, О.Н. Савина.

«Марка» нәшрияты 165 ел дәвамында Россия Федерациясенең Дәүләт почта түләү билгеләрен иҗат итә. Ел саен почта маркалары, открыткалар, конвертлар һәм сувенир продукциясе коллекциясе Россиянең тарихи вакыйгаларына, Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы һәйкәлләренә, шәһәрләрнең архитектура истәлекле урыннарына, музейларга, илнең күренекле шәхесләренә багышланган яңа чыгарылышлар белән тулылана. 2011 елдан Россия Рәссамнар берлеге белән берлектә «Марка» АҖ «Россиянең заманча сәнгате» почта маркалары сериясен чыгара, анда безнең замандашларыбызның – илнең әйдәп баручы осталарының картиналары һәм скульптура композицияләре сурәтләнгән.

Бу Россия сәнгать академиясенең, Россия Рәссамнар берлегенең, Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлекчәсенең, Мәскәү Рәссамнар берлегенең һәм «Марка» АҖ уникаль уртак проекты, ул рәсем сәнгате, графика һәм почта маркаларын берләштергән экспозициядән гыйбарәт.