Мушкеттан автоматка кадәр: ату коралы тарихы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Мушкеттан автоматка кадәр: ату коралы тарихы, 0+

18.05.2021 — 22.05.2022

Туп сарае музее

Күргәзмәнең тасвирламасы

Күргәзмә кулдан ату коралының филтәдән алып автоматикага кадәр үсеш юлын чагылдыра.

Музейга килүчеләр Россия, АКШ, Япония, Төркия, Италия, Европа һәм Азиянең башка илләреннең ату коралларын күрәчәкләр. Экспонатлар арасында-XVIII-XIX гасырларга караган ау һәм сугыш кораллары, XIX гасыр азагының күп төрле винтовкалар, 1940-нчы еллардагы СССР һәм Германия армияләренең автоматик кораллары бар. XIX гасырның танылган корал династиясе өчен махсус Адам Кюхенрейтер тарафыннан җитештерелгән дуэль гарнитуры аеруча кызыксыну уята.