Музыкаль тылсым - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Музыкаль тылсым, 0+

Мәскәү шәһәренең «Собрание» музее коллекциясеннән «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсе Европаның иң эре шәхси музее фондларыннан гаҗәеп һәм сирәк экспонатлар, үзенчәлекле музыка предметлары һәм автоматлары белән таныштырачак.

Сезне 27 февральгә кадәр Мәскәү шәһәренең «Собрание» музее коллекциясеннән «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсендә көтеп калабыз

«Собрание» музее беренче тапкыр Мәскәүдән читтә уникаль экспонатлар коллекциясен күрсәтә. Татарстан Республикасы халкы һәм кунакларының күп еллар дәвамында җыелган, XVIII-XX гасырга караган антиквар экспонатлар, автоматоннар, үз уйнашлы музыкаль уен кораллары, механик курчаклар белән танышу мөмкинлеге бар.

  • Күргәзмәдә XVIII-XX гасырга караган антиквар экспонатлар, автоматоннар, үз уйнашлы музыкаль уен кораллары, механик курчаклар тәкъдим ителгән.
  • Күргәзмәгә килгән һәр кешегә аудиогид биреләчәк, аның ярдәмендә коллекция белән танышып һәм механик курчаклар, антиквар экспонатларның авазларын һәм видеоларын карап булачак.
  • «Собрание» музееның механик курчаклар һәм автоматоннар коллекциясе Россиядә бердәнбер һәм дөньяда иң яхшыларның берсе дип танылган. Анда XVIII-XX гасырның механик уенчыкларының барлык төрләрен һәм формаларын күрсәтүче төрле сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә.

«Эрмитаж-Казан» Үзәгендәге «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсенә рәхим итегез.

Күргәзмәгә керү билеты бәясе:

Өлкәннәр-250 ₽, ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 200 ₽, балалар-200 ₽.

** Керү билеты бәясенә аудио-видео гид керә.