Морза Шереметевларның корал коллекциясе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Морза Шереметевларның корал коллекциясе, 0+

31.05.2022 – 09.10.2022

Туп сарае музее

ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ

дш ял
сш – пҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

БИЛЕТ БӘЯЛӘРЕ

Зурлар200 ₽
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр100
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

«Морза Шереметевларның корал коллекциясе» күргәзмәсе Түбән Новгород дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондыннан.

«Аллаһ һәрнәрсәне саклый» – танылган морза Шереметевлар нәселенең девизы Түбән Новгород губернасының  иң эре шәхси коллекциясенә караган Юрино утарының сәнгать әсәрләренең язмышын үз эченә алган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән коллекция предметлары Россиянең иң борынгы хәрби хезмәт үтәүче нәселнең тарих сәхифәләрен ача.

Мемориаль корал үрнәкләре Шереметевларның төп гаилә традициясе булган – Ватанга хәрби хезмәт итү вазыйфасын күрсәтә. Күргәзмәдә 1700-1721 елларда Төньяк сугышында катнашкан Ингерманланд драгун полкы командиры Василий Петрович Шереметевныкы булган офицер палашы тәкъдим ителде. 1812 елда сугышта катнашкан Сергей Васильевич Шереметевның Кирасир палашы легендар Златоуст остасы Иван Бушуевның искиткеч эш үрнәге булып тора.

Россия армиясенең Урта Азия сугышлары герое генерал Михаил Скобелевның 1881 елгы офицерлар шашкасы – 4 нче дәрәҗә Изге Анна ордены билгесе булган «Батырлык өчен» бүләкләү коралы – аеруча кызыксыну уята.

Европа, Азия Һәм Африканың төрле илләренең саклану, салкын кораллар һәм мылтык үрнәкләрен, ефәк төрек келәмнәре, декоратив паннно, готик җиһазлар кебек декоратив сәнгать әсәрләре тулыландыра.

Шереметевлар нәселенең бай коллекциясе XVIII-XIX гасырлардагы морзаларның көнкүреш дөньясын ачык күзалларга ярдәм итә.