Сәлам Казаннан - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Экспонатлар арасында XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башы почта хезмәткәрләренең фотосурәтләре һәм документлары, БОДО аппараты элементлары, телеграф ачкычы, 1930-нчы еллар хат ташучылар кигән форма, карталар бар.

Күргәзмәнең тасвирламасы

Күргәзмә почта элемтәсе тарихының иң якты сәхифәләре, хат ташучыларның авыр хезмәте һәм аларның гомумроссия вакыйгаларындагы роле белән таныштыра.

Экспонатлар арасында XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башы почта хезмәткәрләренең фотосурәтләре һәм документлары, БОДО аппараты элементлары, телеграф ачкычы, 1930-нчы еллар хат ташучылар кигән форма, карта һәм почта юллары сызымы бар.

Экспонатлар арасында почта аша җибәрелүче һәм акчалата корреспонденциянең куркынычсызлык системасын тасвирлаучы телеграммалар һәм циркулярлар, шулай ук почта транспортларын талау очракларын дәлилләүче кәгазьләр бар.

Күргәзмәгә килүчеләрне почта хезмәте тарихы, посылкалар кабул итү кагыйдәләре һәм XIX гасырда почтаны илтеп җиткерү нечкәлекләре белән таныштырачаклар.

Музейга килүче нәни тамашачыларыбыз «Почта» сюжетлы-рольле уенда катнашып, үзләрен чын почта хезмәткәрләре итеп тоя алачаклар.

Күргәзмә ҖАҖ «Таттелеком» каршындагы төзелгән Татарстан Республикасы элемтә тарихы музее, Татарстан Республикасы  Милли музее, Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә әзерләнде. Күргәзмә үз эшен 2021 елның 3 октябренә кадәр дәвам итәчәк.