Чиcта көмеш – затлы мехлар - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Чиcта көмеш – затлы мехлар, 0+

30.12.2022 - 28.05.2023

Гавами бинасы

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты200 ₽
Ташламалы керү билеты150
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

Керү билеты буенча аудиогид алырга мөмкин

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

«Чиcта көмеш – затлы мехлар» күргәзмәсендә 142 уникаль экспонат тәкъдим ителгән. Алар арасында Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы экспонатлар да бар. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында уза.

Күргәзмәнең берничә экспонаты төрки каганатлар вакытына караган “мех өчен көмеш” белән түләү сәүдәсенең башлангыч этапларын күрсәтә. Монда шулай ук урта гасыр торевтикасы һәм зәркән сәнгате шедеврларын, Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан савыт-саба һәм Мәрҗани фонды коллекциясеннән урта гасырга караган сәнгать көмешен күрергә мөмкин.

Мәрҗани фонды коллекциясе экспонатларны максатчан җыю эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең гасырның беренче ике дистә вакыт аралагында формалаша. Моңарчы Мәрҗани фонды коллекциясе экспонатларының мондый күп санда тамашачы игътибарына тәкъдим ителгәне юк иде.

Казан халкы һәм башкала кунаклары урта гасыр торевтикасы һәм зәркән сәнгате шедеврларын күрә ала. Кайбер экспонатлар искиткеч югары мәдәни-тарихи кыйммәткә ия һәм урта гасыр Евразиясенең декоратив-гамәли сәнгать һәйкәлләре булып санала. Күргәзмә экспонатлары ислам дөньясы орбитасы эчендә төрле халыкларның сәнгать традицияләренең үзара бәйләнешен чагылдыра.