Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре, 0+

«Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре» күргәзмәсе гадәти шамаил сәнгате белән шөгыльләнүче ике останың иҗаты белән таныштыра. Ике рәссам да «Әлиф» татар шамаиле һәм каллиграфия осталары ассоциациясе әгъзалары.

Әлфия Исхакова һәм Чулпан Шәрифуллинаның шамаилләрендә әйләнә-тирә дөньяны кабул итүдәге милли үзенчәлек чагыла. Һәр өлеш, өземтә, төсләр авторларның дини һәм фәлсәфи карашларын ачып бирә. Күргәзмәдә пыялада башкарылган шамаилләрдән тыш, Коръән өзекләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләрен киндер тукыма һәм кәгазьгә матур итеп язган иҗат әсәрләре дә тәкъдим ителә.

Экспозиция Ислам мәдәнияте музееның үз иҗатында милли гореф-гадәтләрне чагылдырган татар рәссамнары белән таныштыручы күргәзмәләр сериясен дәвам итә.

Күргәзмә Россия халыклары мәдәни мирасы елына һәм Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.