Казанның Җәмигъ мәчетләре - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казанның Җәмигъ мәчетләре, 0+

ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ

дш-якш 9:00 — 19:30

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

БИЛЕТ БӘЯЛӘРЕ

Керү билетытүләүсез
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Күргәзмә революциягә кадәр булган, бүген эшләп килүче һәм проектланып киләчәктә төзелә торган җомга мәчетләре галереясен тәкъдим итә һәм өч тупланмадан тора.

Беренче тупланма – Казанның революциягә кадәр булган җәмәгать җыелып җомга намазын укый торган мәчетләрнең сурәтләре. Зурайтылган фоторәсемнәр XVIII гасыр ахырында XX гасыр башындагы 12 җәмигъ мәчетенең архитектурасын карарга мөмкинлек бирә. Күргәзмә хәйриячеләр, архитекторлар һәм борынгы татар бистәсе мәчетләренең стилистик үзенчәлекләре белән таныштыра.

Икенче тупланма – Кол Шәриф мәчетенең заманча автор фоторәсемнәре. Биредә мәчетнең тышкы кыяфәтен генә түгел, ә гыйбадәтханәнең эчке матурлыгын да күрергә мөмкин: Бу – гыйбадәт кылу заллары, бәйрәм намазы мизгелләре, Ислам мәдәнияте музееның көндәлек тормышы.

Өченче тупланма – Казанның Җәмигъ мәчете проектын эшләү буенча Ачык Халыкара бәйгенең биш финалистының эскиз рәвешендәге сурәтләре. Булачак Җәмигъ мәчете урынына нигез ташы 2022 елның маенда салынды. Татарстан башкаласында яңа архитектура могҗизасын тудыручылар нинди образлардан илһам алачагын күрү кызык.

Казан – төрле мәдәниятләр һәм диннәр үзара тыгыз үрелгән заманча шәһәр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән Җәмигъ мәчетләре әлеге элемтәне үткән, бүгенге һәм киләчәк архитектурасында чагылдыра.

Проект Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.