Татар костюмы - традицияләр һәм заманчалык - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Татар костюмы – традицияләр һәм заманчалык, 0+

27.05.2022 — 21.06.2023

Гавами бинасы

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты150 ₽
Ташламалы керү билеты100


18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

Керү билеты буенча аудиогид алырга мөмкин

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Казан Кремленең гавами бинасының күргәзмәләр залында «Татар костюмы – традицияләр һәм заманчалык» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуына һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.

XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында татар милли костюмы барлыкка килә. Европа модасының йогынтысы һәм эшләнмәләрне массакүләм җитештерү белән бәйле яңа тармакларның үсеше татар костюмына үзгәрешләр кертми калмый. Яңа кием төрләре барлыкка килә һәм, әкренләп, классик милли костюм буржуаз чоры костюмына әверелә.

Күргәзмә экспозициясендә – Татарстан осталарының XIX гасыр – XX гасыр башы материалларыннан (Кытай ефәге, Италия винтаж тукымасы һ.б) ясаган Казан татарларының тарихи костюмнары. «Татар костюмы – традицияләр һәм заманчалык» күргәзмәсендә милли костюм дизайнерларының заманча стилизацияләнгән коллекцияләрен дә күрергә мөмкин. Костюмнар хатын-кызларның милли бизәнү әйберләре һәм «күн мозаика» техникасында Казан тегүен кулланып башкарылган эшләнмәләр белән тулыландырылган.

Бүген Татарстан дизайнерлары Татарстан Республикасы Милли музеенда, халыкара, бөтенроссия һәм региональ күргәзмәләрдә, шулай ук мода-шоуларда күрсәтелә торган костюмнар һәм бизәнү әйберләре репликаларын булдыруны дәвам итә. Детальләргә тирән караш һәм зур игътибар бирү татар милли киеменең борынгы үрнәкләрен реконструкцияләү һәм трансформация этапларын эзләү мөмкинлеге бирә.