Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атыйлар иде - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атыйлар иде, 0+

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БИЛЕТ БӘЯЛӘРЕ

Керү билеты      
Ташламалы билет
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

2023 елның 10 апрелендә «Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атыйлар иде» дип аталучы күргәзмә ачыла. Ул Россиянең һәм Татарстанның танылган сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат һәм Татарстан тышкы сәясәт идарә тармагына нигез салучы Тимур Юрьевич Акуловка багышлана. 2023 елда аның тууына 70 ел тула. Экспозициягә архив фотолары, видеокадрлар, гаилә коллекциясеннән предметлар, шулай ук чит ил делегацияләренең бүләкләре кертелгән.

Тимур Акулов Татарстан Республикасының сәяси тормышына 1990 еллар башында, беренче Президент Минтимер Шәймиевың киңәшчесе буларак килеп керә. Аның Йәмәндә дипломатик эш тәҗрибәсе була, гарәп, инглиз һәм үзбәк телләрендә иркен аралаша, Казан университетында студентларны укыта.

1990 елларда Тимур Акулов республиканың чит илләр белән мәдәни һәм икътисади элемтәләр урнаштыру координаторы булып тора. Турыдан-туры аның катнашында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме төзелә. Чит илләрдә Татарстанның экспорт мөмкинлекләрен һәм инвестицион климатын популярлаштыручы вәкиллекләр структурасы булдырыла. Казанның 1000-еллыгына әзерлек вакытында Тимур Акулов бәйрәмнең халыкара өлешен оештыруны җитәкли.

1995 елда Кандагар шәһәрендә талибаннар «Аэростан» компаниясе самолетын экипажы белән әсирлеккә алганда, Татарстаннан нәкъ менә Тимур Акулов басып алучылар белән сөйләшүләр алып баручы төркемне җитәкли. Ул сөйләшүләр барышында зур уңышларга ирешә һәм үзе күп тапкырлар әсирлектә булган экипаж белән очраша.

Тимур Акулов Татарстанны бүгенге көндәге дәрәҗәгә күтәрүгә зур өлеш кертә. Ул үзе дә шундый ук бар яктан да камил һәм югары дәрәҗәле кеше була. Татарстанның рәсми булмаган «тышкы эшләр министры»ның шәхесе белән якыннан танышып, республиканың халыкара элемтәләренең барлыкка килү тарихын, хәзерге торышын һәм киләчәк перспективаларын тирәнрәк аңларга мөмкин.