Гореф-гадәт белән әңгәмәдә - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Гореф-гадәт белән әңгәмәдә, 0+

Күргәзмәнең тасвирламасы

Күргәзмә рәссәм, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы әгъзасы, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Иран илләрендә үткәрелгән илледән артык күргәзмәдә үз эшләре белән чыгыш ясаучы Гөлназ Исмәгыйлова-Гатиатуллинаның иҗатына багышланган.

Күргәзмәдә авторның 2013-2021 нче елларда иҗат ителгән 35 эше – тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре (тезхиб) тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә шамаилләр һәм гарәп язуында тасивирланган психологик портретларны – туграларны- күрергә мөмкин.

Күргәзмәне карарга килүчеләр, 2018 нче елда Һиндстан тамашачысын гаҗәпкә калдырган «Скиф-сарматларның алтын коды» сериясенә кергән эшләрне дә күрә алачак. Аларда автор дини формулаларны һәм яңа татар шигъриятеннән өзекләрне һәркемгә таныш булган пазырык хәзинәсендәге образлар аша сурәтли. Кәгазьдә алтын белән сурәтләнгән, тезхиб жанрында ясалган бизәкләр беркемне дә битараф калдырмаячак.

Рәссам Татарстан һәм башка өлкәләрнең ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итә һәм аны иҗаты аша тамашачыга төшендерә. Гореф-гадәтләр белән әңгәмәдә булу аның өчен бик мөһим. Авторның Коръән текстына ихтирамы чиксез киң, шуңа күрә кайбер фәлсәфи һәм дини юнәлештәге хезмәтләре формаларның музыкальлеге һәм композицияләрнең тәэсирлеге белән аерылып тора. Күргәзмә тагын бер кабат ислам мәдәниятенең үсештә булуын ассызыклый.

Музейдагы күргәзмә белән izi.travei платформасы ярдәмендә дөньяның төрле почмакларыннан танышып була.

Рәхим итегез!

Казан шәһәре, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее
Күргәзмә көн саен 9:00-19:30 кадәр эшли Элемтәләр өчен телефон номерлары:
+7 (843) 567-81-52; +7 (843) 567-81-64, 89274203425