«Пасханы каршылап» - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Пасханы каршылап», 0+

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 15 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты
Ташламалы керү билеты
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

2023 елның 9 апреленнән Благовещение соборы тарихы музеенда Гайсә Мәсихнең терелү бәйрәменә багышланган «Пасханы каршылап» күргәзмәсе эшли башлый. Күргәзмә 2023 елның 1 июненә кадәр дәвам итәчәк.

Экспозициядә Император фарфор заводында һәм шәхси заводларда җитештерелгән фарфор һәм пыяладан ясалган, барлыгы 26 данә йомырка тәкъдим ителәчәк.

Экспонатларга төшерелгән сурәтләр арасында «Фавор тавында Гайсә Мәсихнең үзгәрүе», «Мәсехнең терелүе», «Яшерен кичке аш» кебек аның тормыш вакыйгаларын тасвирлаучы сюжетлар, чәчәкләр рәсеме, рус Православие Чиркәвенең инҗилчеләре һәм изгеләре образлары урын ала. Могҗиза тудыручы Николай һәм «Мәсихнең  терелүе» сюжеты сурәтләнгән калын үтә күренмәле пыяладан ясалган йомырка күргәзмәнең иң кызыклы экспонатларының берсе.

Күргәзмәне рәссам Елизавета Бёмның бәйрәм открыткалары тулыландыра. XX гасыр башында популяр булган почта открыткаларындагы Пасха сюжетлары игелеклелек белән тулы. Алар бәйрәм рухын тагын да ныграк сизәргә мөмкинлек бирә.

Пасханың лирик рухы рус шагыйрьләренең иҗатында да чагылыш тапкан. Күргәзмәне бизәүдә рус шагыйрьләренең Пасха һәм башка христиан бәйрәмнәренә багышланган шигырьләр кулланыла.