Буыннар хыялы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Буыннар хыялы, 6+

Күргәзмә Кол Шәриф мәчете төзелешенә 25 ел тулуга багышланган һәм архитектор А. Саттаров һәм И. Сәйфуллинның «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы фондында сакланган автор модельләре һәм эскизлары белән таныштыра.

Күргәзмәнең тасвирламасы

2021 елның 11 мартында «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының ислам мәдәнияте музеенда Кол Шәриф мәчете төзелешенә 25 ел тулуга багышланган “Буыннар хыялы” дип аталучы күргәзмә ачылды.

Әлеге күргәзмәдә архитектор А. Саттаров һәм И. Сәйфуллинның «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы фондында сакланган автор модельләре һәм эскизлары белән таныштып була. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан бирелгән документлар җәмгыятьнең, Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең “үткәнне һәм киләчәкне тоташтыручы күпер” төзелешенә аерым игътибарын күрсәтә.

Мәчетнең беренче имам-хатыйбы З. Галиуллинныә, Татарстан архитекторлар берлеге рәисе Ф. Забированың, “Казан Кирмәненең” баш архитекторы Р. Забировның шәхси архивларында сакланган фоторәсемнәр һәм документлар мәчет төзелеше этапларын күзалларга ярдәм итә. “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы фондында сакланган Татарстан рәссамнарының иҗат эшләре тарихи һәм шул ук вакытта заманча мәчет образына кызыксыну уята.

Күргәзмә өчен махсус җәмәгать эшлеклеләре, архитекторлар һәм мәчет төзелешендә катнашкан белгечләр белән әңгәмәләр әзерләнелде. Кол Шәриф мәчете – татар халкының рухи байлыгы ассызыклап торучы һәйкәл һәм заманча мөселман архитектурасы шедеврларының берсе.