Кирмән калкулыгына урнашу борынгы заманнарда ук башлана.
Казан Кирмәне тарихы мең елдан артык вакыт эчендә берничә тарихи этапны колачлый.
Кирмән калкулыгына кешеләр әүвәл заманнарда ук күченә башлый. Әлеге җирлектәге мезолит чорына караучы иң борынгы табылдыклар да шул хакта бәян итә. Монда күченеп яшәүче беренче кешеләрне табигый-географик шартлар җәлеп итә. Кремль калкулыгы элеккеге заманнарда өч ягыннан сулык белән әйләндереп алынган була. Көнчыгыштан Казансу елгасына коя торган күлләр чылбыры белән уратып алынса, калкулыкның төньяк итәген Казансу үзе юа. Әлеге елганың аръягындагы сазлы болыннар төньяк-көнбатыштан килгән һөҗүмгә каршы өстәмә киртә булып тора. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан Кирмәнне ләмле Болак елгасы саклый.
Казан, гомумтарихи шартлар йогынтысында көньяк Европа шәһәрләренә нигез салынганда, ә төгәлрәк әйтсәк, Идел Буе дәүләте төзелү чорында формалаша башлый.
Ныгытмаларны торгызу Кирмән калкулыгының төньяк читеннән башлана һәм Х-ХІ гасыр чикләренә туры килә.
Болгарлар Казансу елгасы бассейнында IX-X гасырлар чигендә барлыкка килә. X-XI гасырлар чигенә җиткәч, алар Кремль калкулыгын үзләштерә, аның көньягында текә ерымнан һәм керү капкалары булган җир өеменнән торган куәтле ныгытма линиясе төзи. Көнчыгыш һәм төньягында очлары яндырып көйдерелгән бүрәнә койма белән әйләндереп алына.
Тора-бара Кирмән тирәсендә һөнәрчелек, сәүдә эше көчәеп китә һәм зур бистә барлыкка килә, ә XII гасыр башына мөстәкыйль шәһәр формалаша. Идел буе Болгарының төбәктәге роле көчәю һәм рус кенәзлекләренең хәрби һөҗүмнәре Казанның алга таба үсешенә йогынты ясый. Бу чорда элекке агач ныгытмалар урынында Казан ханлыгы чорына кадәр булган ак таш диварлар төзелә. XII-XIII йөзнең беренче яртысында Казан Идел буе Болгарының төньяк-көнбатыш чикләрендә форпост һәм сәүдә үзәге буларак әһәмиятен саклый.
XV гасыр урталарында, Алтын Урда таркалганнан соң, Казан административ үзәккә әверелә, ул тарихи әдәбиятта 1438-1552 елларда «Казан ханлыгы» исемен ала.
1220-1240 елларда Идел буе Болгары Алтын Урда составына кергәч, Казан, күбесенчә Идел буе Болгарының чигендә хәрби-сәүдә вазыйфалары башкаручы чик буендагы зур булмаган Болгар ныгытмасыннан шактый зур төбәк үзәгенә әверелә.
XV гасыр уртасында көнчыгыш һәм төньяк битләүләрдәге элекке ныгытма юкка чыкса да, Казан ханлыгы чорында диварның бу өлеше торгызыла. Ныгытманың көньягы шулай ук XV гасыр уртасына кадәр сизелерлек үзгәрешләрсез эшләвен дәвам итә. Бу яктагы ерым сакланып кала, ләкин аның тирәнлеге шактый кими.
Алтын Урда таркалгач, биредә Казан ханлыгы барлыкка килә. Ул 1438 елдан 1552 елга кадәр яши. Ә Казан аның административ үзәге була. Бу чорда Казан ныгытмасы җирлеге шактый зурая һәм аның чиге элеккеге чикләрдән читкә чыга. Ныгытма эчендә төзелешләр тыгызлана, Хан ишегалды һәм кирпеч-таш биналар: Хан сарае, Җәмигъ һәм Хан мәчетләре, Хан төрбәләре барлыкка килә.
Казан ханлыгы чорындагы Казан мәдәнияте һәм мәгърифәте югары дәрәҗәдә үскән зур сәүдә һәм һөнәрчелек шәһәре була, анда төрле халык һәм дин вәкилләре тыныч яши.
Идел буенда рус дәүләтенең терәге буларак Казанның геосәяси роле арту аның саклану корылмаларын киңәйтү һәм ныгыту кирәклеген күрсәтә.
1552 елда Казан ханлыгы Россия патшалыгы составына керә. Идел буенда рус дәүләтенең терәге буларак Казанның геосәяси роле артуы аның саклану корылмаларын киңәйтү һәм ныгыту кирәклеген күрсәтә. Иван Грозный кушуы буенча 1556-1562 елларда Казанга яңа ак таштан Кремль төзү өчен Псковның атаклы төзүчеләре Постник Яковлев һәм Иван Ширяй җибәрелә. Алар җитәкчелегендә Иске Кирмән урынында 13 манарадан һәм кирмән диварларыннан торган яңа ныгытмалар системасы төзелә. Яңа Казан Кремле көньякка таба киңәйтелә. XVII гасыр башына аның чикләре тулысынча формалаша һәм бүгенге көнгә кадәр саклана.
Дошманнан саклану корылмаларыннан тыш, Псков осталары Казан Кремле җирлегендә беренче православие гыйбадәтханәләре – Благовещение соборын, Киприан һәм Устинья чиркәүләрен төзи. Троице-Сергиев һәм Спас-Преображенский монастырьларына нигез сала.
Озак вакытлар хан чоры корылмалары сакланып кала: Хан мәчете, Хан сарае, төрбәләр корал һәм сугыш кирәк-яраклары саклау өчен файдаланыла, әмма нәтиҗәдә корылмалар сүтелә. XVII гасырда Казан Кремленең көнбатыш өлешендә элекке хан гвардиясе урынында Туп сарае төзелә, анда кораллар җитештерелә һәм төзәтү эше алып барыла.
XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башында Сөембикә манарасы төзелә, ул күзәтү манарасы вазыйфасын үти.
1708 елда Казан губернасы оеша. Бу үз чиратында XVIII гасырның икенче яртысында дәүләт хезмәткәрләре өчен билгеләнгән Гавам урыннары бинасы төзелүгә китерә.
1848 елда Николай I кушуы буенча Губернатор сарае төзелә. Анда император фатирлары, губернатор бүлмәләре һәм сарай хезмәтчеләре өчен бүлмәләр урнаша. XIX гасырда Казан Кремле җирлегендә шулай ук Юнкер училищесы, Диния нәзарәте консисториясе биналары һәм яңа архиерей йорты барлыкка килә.
XIX гасыр уртасына Казан Кремленең тулысынча оешкан архитектура ансамбле үзенең тарихи йөзен саклап кала һәм шактый дәрәҗәдә безнең көннәргә кадәр килеп җитә.
Бөек Ватан сугышы чорында Казан илнең көнбатыш төбәкләреннән кешеләрне, заводларны һәм техниканы эвакуацияләү урынына әйләнә. Шәһәр Советлар Союзының 70тән артык эвакуацияләнгән оешмасын кабул итә, ә шәһәр халкы 1942 елда 401дән 515 меңгә кадәр арта.
Совет чорында Казан Кремле ТАССРның административ үзәге була. Киң колачлы дингә каршы эшчәнлек нәтиҗәсендә Спас-Преображенский монастыренең кыңгырау манарасы һәм Собор храмы, Благовещенский соборының кыңгырау манарасы, Изге Киприан һәм Иустиния чиркәве, Спас манарасы янындагы кәшәнә җимерелә, православие ядкарьләре югала.
Бөек Ватан сугышы чорында Казан илнең көнбатыш төбәкләреннән тыныч халыкны, заводларны һәм техниканы эвакуацияләү урынына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә Казан Кремле җирлегенең һәм корылмаларының бер өлешен СССРның 22 нче авиация сәнәгате Мәскәү заводы эшчеләрен күчерү өчен кулланалар. Бу вакытта Кремльдә административ билгеләнештәге биналардан тыш фатирлар, балалар бакчасы, тулай торак, танк училищесы һәм ашханә була. Сугыш елларында Казан Кремленә зур зыян килә: тулай торак һәм фатирлар өчен бирелгән биналар авария хәлендә була, Кремль диварлары һәм манаралары өлешчә җимерелә.
1940 нчы елларның икенче яртысында һәм 1950 нче елларда биналарны, архитектура элементларын һәм Кремль җирлеген төзекләндерү эшләре алып барылса да, алар тулы масштаблы реставрацияләү булмый.
1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән «Казан Кремле» музей-тыюлыгы оештырыла.
1993-1994 елларда архитектор С.С. Айдаров һәм тарихчы-археолог А.Х. Халиков җитәкчелегендә реставрация эшләрен үткәрү максатларында «Казан Кремле ансамблен саклау, реставрацияләү һәм файдалануның фәнни концепциясенең төп юнәлешләре һәм беренче чираттагы чараларны гамәлгә ашыру» дигән документ эшләнә. Бу документ археологик тикшеренүләр һәм реставрация эшләре үткәрүне билгели. 1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиев Карары нигезендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы төзелә. Аның беренче директоры Илдус Вахитов була. Музей-тыюлык җирлегендә 9 манара һәм дивар торгызыла, 4 манара консервацияләнә һәм музейлаштырыла, ТР Рәисе резиденциясе бинасы тулысынча реставрацияләнә, ә Кремль җирлегенең зур өлеше археологлар тарафыннан өйрәнелә. Реставрация эшләре нәтиҗәсендә Сөембикә манарасының нигезе ныгытыла, Хан сарае, Хан мәчете һәм Казан ханнары төрбәсе музейлаштырыла, археологик казулар вакытында табылган Казан ханнарының мәетләрен күмү өчен мавзолей төзелә. Туп сарае комплексы биналары реставрацияләнә һәм Благовещение соборы ачыла.
1995 елда Кол Шәриф мәчетен төзү эшләре башлана. Ул 2005 елның 24 июнендә, Казанның 1000 еллыгына тантаналы рәвештә ачыла.
2000 елда Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелә.
2022 елда бу Гавам урыннары бинасында яңа күргәзмә киңлеге барлыкка килә. 2023 елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Спас манарасы музее ачыла. Шул ук вакытта Спас манарасында «Прометей» конструкторлык бюросының 1967 елгы «Алсу кыңгырау»ны реконструкцияли башлый. XVI гасырдан башлап беренче тапкыр Спас манарасы килүчеләр өчен үз ишекләрен ача.
Бүгенге көндә Казан Кремле Россиянең иң популяр туристлык объектларының берсе булып тора, аңа ел саен 4 миллионнан артык кеше килә.