Кирмән калкулыгына урнашу борынгы заманнарда ук башлана.
Гасырларга сузылган үсеш дәверендә Казан Кирмәненә күп кенә тарихи этаплар үтәргә туры килә.
Төбәкнең уңайлы табигый-географик шартлары элек-электән кешеләрне үзенә җәлеп итә. Үз вакытында Казан Кирмәне урнашкан калкулыкның өч ягы сулыклар белән чикләнә. Көнчыгышында күлләр күп була. Алар, калкулыкның төньяк итәген юуучы Казансу елгасына барып тоташа. Елганың каршы ярында сазлыклы болыннар сузылып ята, алар карурманга кушыла.
Кирмәнне төньяк-көнбатыштан һөҗүм итүче дошманнардан әлеге урманнар сакласа, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан бу вазыйфаны Болакның ләмле су юлы башкара. Кирмән калкулыгына кешеләр әүвәл заманнарда ук күченә башлый. Әлеге территориядәге мезолит чорына караучы иң борынгы табылдыклар да шул хакта бәян итә. Керамика калдыклары, сугыш балтасы ватыклары һәм башка табылдыклар әлеге җирләрнең кешеләр тарафыннан бакыр чорында ук үзләштерелүен дәлилли.
Казан, гомумтарихи шартлар йогынтысында көньяк Европа шәһәрләренә нигез салынганда, ә төгәлрәк әйтсәк, Идел Буе дәүләте төзелү чорында формалаша башлый.
Ныгытмаларны торгызу Кирмән калкулыгының төньяк читеннән башлана һәм Х-ХІ гасыр чикләренә туры килә.
Борынгы Казан Болгар дәүләтенең куәтле үсү чорында барлыкка килә. IX-X гасырлар чигендә болгарларның Казансу елгасы бассейнында барлыкка килүе аларның Идел-Кама төбәгенә урнашу процессы белән бәйле. Казанның хәзерге Кирмән калкулыгында нигезләнүе Болгар дәүләтенең төньяк-көнбатыш җирлекләрен үзләштерүнең нәтиҗәсе булып тора һәм яңа икътисади отышлы җирләрдә урнашып калу теләге белән аңлатыла. Казан тарихы Кирмән калкулыгын үзләштерү һәм биредә ныгытмалар төзү белән башлана.
Ныгытмаларны торгызу Кирмән калкулыгының төньяк читеннән башлана һәм Х-ХІ гасыр чикләренә туры килә. Көньяктан көчле ныгытмалар корыла. Ул 14 м киңлектәге һәм 4 м тирәнлектәге чокырдан, шулай ук 12 м киңлектәге һәм 3 м биеклектәге юл капкалары белән 3 м биеклектәге җир валыннан тора. 20-25 см диаметрлы бүрәнәләр ныгытманың Көнчыгыш һәм Төньягы буйлап бара. Шәһәрнең төзелеше билгеле бер системага слынмаган була.
XI-XII гасырның беренче яртысында шәһәрнең урнашу процессы бара. Бу вакытта югары Кирмән калкулыгында ныгытма дәүләтнең төньяк-көнбатыш чикләренең терәге булып тора һәм рус кенәзлекләренең Идел сәүдә юлына басым ясавыннан саклый. Идел Буе Болгарының роле көчәюе һәм аның җирлегендә рус кенәзлекләренең хәрби ярышлары, бигрәк тә XII гасырның икенче яртысында ешаеп, Казанның алга таба үсешенә йогынты ясый. Бу чорда таш фортификацион корылмалар булдырыла. Бу төзелеш нәтиҗәсендә ныгытманың йөзе тулысынча үзгәрә. Элеккеге агач ныгытмалар урынында 2 м калынлыкта Ак таш диварлар барлыкка килә, алар Казан ханлыгы чорына кадәр тора.
Шулай итеп, XII-XIII гасырның беренче яртысында шәһәр, хәрби ныгытма һәм сәүдә үзәге буларак үзгәрә. Аны ак ташлы диварлар чолгап ала. Ныгытмадан читтә һөнәрчелек бакчасы эшли.
XV гасыр урталарында, Алтын Урда таркалганнан соң, Казан административ үзәккә әверелә, ул тарихи әдәбиятта 1438-1552 елларда «Казан ханлыгы» исемен ала.
Возросшая геополитическая роль Казани, как оплота русского государства в Поволжье, показала необходимость расширения и укрепления её защитных сооружений.
Бөек Ватан сугышы чорында Казан илнең көнбатыш төбәкләреннән кешеләрне, заводларны һәм техниканы эвакуацияләү урынына әйләнә. Шәһәр Советлар Союзының 70тән артык эвакуацияләнгән оешмасын кабул итә, ә шәһәр халкы 1942 елда 401дән 515 меңгә кадәр арта.
1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән «Казан Кремле» музей-тыюлыгы оештырыла.
Идел буе Болгары һәм рус кенәзлекләре Алтын Урданың административ системасына кертелгәч, Казанның чик буе ныгытмасы буларак роле югала, сәүдә юллары да үзгәрә. Таш ныгытманың саклау роле кими. Казан ул чорда зур мөстәкыйльлеккә ия була.
Алтын Урда чорында Казан Урта Идел буеның күренекле икътисади һәм сәяси үзәкләренең берсенә әверелә. XIV гасыр ахырына — XV гасыр башына таш төзелеше яңадан торгызыла. XV гасыр урталарында көнчыгыш һәм төньякта элекке ныгытмалар үз эшчәнлекләрен туктата. Соңрак, Казан ханлыгы чорында, диварның бу өлеше яңадан торгызыла. Көньяктагы ныгытмаларны куллану дәвам итә.
Казанның Иделдә иң отышлы сәүдә юлларының берсендә урнашуы, һичшиксез, аның алга таба үсеше өчен нигез булып тора. Кечкенә генә чик буе Болгар ныгытмасыннан, Алтын Урда чорында ул шактый зур төбәк үзәгенә әверелә. Килеп туган хәлләр, шәһәрнең Казан ханлыгы башкаласына әверелүенә этәргеч була.
XV гасыр урталарында, Алтын Урда таркалганнан соң, Казан административ үзәккә әверелә, ул тарихи әдәбиятта 1438-1552 елларда «Казан ханлыгы» исемен ала.
XV гасыр башына Казан эре сәүдә-һөнәрчелек шәһәре булып тора. Аның җирлегендә сәүдә районнары һәм бистәләре урнашкан, шулай ук төрле һөнәрчелек (күн, ювелир, чүлмәк ясау, металлургия һ.б.) таралган. Икътисади һәм сәяси яктан көчәя барган Казан XV гасыр уртасында мөстәкыйль үзәккә әверелә. Бу сәбәпләр күп очракта Казан ханнарын сайлау, ә калкулыкта ныгытылган ныгытма — даими яшәү урыны итеп билгеләнә.
Казан ханлыгы барлыкка килгән вакытта шәһәрнең ныгытылган өлеше иске ныгытма чикләрендә урнашкан була. Ханлык барлыкка килгәннән соң халык саны тиз арта, яңа җирләр үзләштерелә, торак һәм иҗтимагый төзелешләр саны арта. XV гасырның икенче яртысында — XVI гасырның беренче яртысында Казан ныгытмасы элеккеге ныгытмалардан читкә чыга.
Ныгытма эчендә төзелешләр арта, Хан сарае барлыкка килә, эре кирпеч-таш биналар төзелә: Хан сарае, собор һәм хан мәчетләре, хан мавзолейлары. Казанның гүзәллегендә иҗат белән бәйле булган төзүчеләр аерым урын алып тора. Таш һәм агач мәчетләрнең манаралары күккә терәлгән кебек күренә, алар тирәсендә дәүләт хакимиятенең затлы сарайлары урнаша.
Казанның Идел буенда рус дәүләтенең терәге буларак, геосәяси роле үсә, бу саклау корылмаларын киңәйтү һәм ныгытуга китерә.
1552 елда Явыз Иван гаскәрләре һөҗүме нәтиҗәсендә Казан җимерелә. Ныгытманың күп кенә сакчылары канкойгыч сугышта һәлак була, ә калган татар халкы шәһәрдән читкә чыгарыла. Казан һәм аның тирә-ягына рус халкы күченеп урнаша. Мәдәни традицияләр алышына, шәһәр тормышын яңа рәвештә формалаша. Башкаланың элеккеге бөеклеге юк ителә, рус халкы яңа шәһәргә яраклаштырыла. Акрынлап шәһәр киңәя, мәйданы ике тапкыр диярлек арта. XVII гасыр башына ишегаллары саны ике меңгә кадәр арта. Казан, рус дәүләтенең көнчыгыш чикләрен саклаучы ныгытмаларның берсе була, иң зур шәһәрләрнең берсенә әверелә.
1556-1562 елларда Явыз Иван кушуы буенча Казанга яңа Ак Кирмән төзү өчен атаклы Псков төзүчеләре Постник Яковлев һәм Иван Ширяй җибәрелә. Алар җитәкчелегендә Иске хан ныгытмасы урынында 13 манарадан һәм дивардан торган яңа ныгытмалар системасы төзелә башлый.
Яңа Казан Кирмәне Көньяк юнәлештә киңәйтелә һәм XVII гасыр башына аның чикләре тулысынча формалашып, бүгенге көнгә кадәр җитә.
Саклагыч корылмалардан тыш, Псков осталары Казан Кирмәне җирлегендә беренче православие гыйбәдәтханәсе – Благовещение соборы һәм Киприан һәм Устинья чиркәве төзи. Троице-Сергиев һәм Спас-Преображенский монастырена нигез сала.
Хан чорындагы корылмалар озак вакытлар сакланып кала: Хан мәчете, Хан сарае һәм мавзолейлар, алар корал һәм сугыш кирәк-яракларын саклау өчен склад бүлмәләре итеп файдаланыла.
XVII гасырда Казан Кирмәненең көнбатыш өлешендә элеккеге хан гвардиясе урынында Пушечный двор төзелә. Ул үзара тоташкан берничә бинадан гыйбарәт, аларда корал ремонтлау һәм җитештерү эшләре алып барыла.
XVIII гасырга Россия дәүләте шактый киңәя һәм Казан Кирмәне үзенең саклау вазыйфасын өлешчә югалта, ләкин Идел буеның административ үзәге булып кала.
Россиядә административ-территориаль бүленешенләрдәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә, 1708 елда Казан губерниясе оештырыла, бу исә җитәкчеләр арасында үзгәрешләр китереп чыгара. Бу Кирмән җирлегендә губерния җитәкчеләре өчен биналар төзелүнең сәбәбе була.
1774 елның июлендә Казан Кирмәне Емельян Пугачев гаскәрләре тарафыннан ике көнлек һөҗүмгә дучар була. Кирмәнгә туплардан аталар, әмма баш күтәрүчеләр аны көчле диварлары, манаралары һәм ныгытманы саклаучыларның ныклыгы аркасында яулап ала алмый. Бу Казан Кирмәненә соңгы һөҗүм була. Пугачев Мәскәүгә китәр алдыннан Казан Кирмәнендә тотыла.
1774 елда архитектор В.И. Кафтырев җитәкчелегендә Казанның яңа шәһәр төзелеше планы тормышка ашырыла башлый, анда Казан Кирмәнендә тулы комплексын төзү күздә тотыла. Кирмән янындагы җирлектә төзү эшләре башкарыла, ә ныгытма үзәк шәһәр урамнарының башы була.
1848 елда Николай I кушуы буенча Губернаторлар сарае төзелә, анда император фатирлары, губернатор бүлмәләре һәм ишегалды хезмәткәрләре өчен бүлмәләр урнаштырыла. XIX гасырда Казан Кирмәне җирлегендә шулай ук Юнкерлар училищесы, рухи консистория биналары һәм яңа архиерей йорты төзелә.
XVIII гасырның беренче яртысында Казан Кирмәне җирлегендә Казанның иң танылган символларының берсе булган Сөембикә манарасы төзелә.
Казан Кирмәне һәм аңа якын-тирәсендәге архитектура ансамбле XIX гасыр урталарында тулысынча барлыкка килгән төзелешнең тарихи йөзен саклап кала һәм безнең көннәргә кадәр саклана.
Совет хакимияте килгәч, Казан Кирмәне Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының административ үзәгенә әверелә. Илдә дингә каршы киң колачлы эшчәнлек нәтиҗәсендә Кирмәннең архитектура мирасы сизелерлек зыян күрә. Колокольня һәм Спас-Преображенский монастыреның гыйбадәтханәсе, Благовещение соборы колокольнясы, Изге Киприан һәм Иустиния чиркәве, Спас манарасы каршындагы Спас часовнясы җимерелә, православие ядкарьләре юкка чыгарыла.
Бөек Ватан сугышы чорында Казан илнең көнбатыш төбәкләреннән кешеләрне, заводларны һәм техниканы эвакуацияләү урынына әйләнә. Шәһәр Советлар Союзының 70-тән артык эвакуацияләнгән оешмасын кабул итә, ә шәһәр халкы 1942 елда 401-дән 515 меңгә кадәр арта. Моның белән бәйле рәвештә, Казан Кирмәненең һәм корылмаларының бер өлешен СССР авиация сәнәгатенең 22 нче номерлы Мәскәү заводы эшчеләрен күчерү өчен бүлеп бирелә, ә кайбер хакимият органнарын башка биналарда урнаштырырга карар кылына. Бу вакытта Кирмәндә административ биналардан тыш фатирлар, балалар бакчасы, тулай торак, танк училищесы һәм ашханә була. Сугыш елларында Казан Кирмәненә зур зыян килә: тулай тораклар һәм фатирлар өчен бирелгән биналар авария хәлендә була, өлешчә диварлар һәм манаралар җимерелә.
1940 нчы елларның икенче яртысында һәм 1950 нче елларда Кирмәндә архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү эшләре башлана, ләкин алар тулы масштаблы булмый.
1992 елда Россия Федерациясе составында Татарстан Республикасы оештырыла. Кирмәндә Татарстан Республикасы җитәкчеләре резиденциясе урнаша. 1993-1994 елларда архитектор С.С. Айдаров һәм тарихчы-археолог А. Х. Халиков җитәкчелегендә «Казан Кирмәне ансамблен саклау, реставрацияләү һәм куллану буенча фәнни концепция, аны тормышка ашыру буенча беренче чираттагы чаралар һәм төп юнәлешләр» дигән документ эшләнә. Бу документ киләсе унъеллык дәвамында археологик эзләнүләр һәм реставрация эшләрен үткәрүне билгели.
1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы оештырыла. Аның беренче директоры итеп Илдус Вахитов билгеләнә. Яңа мәдәният оешмасы булдыру Казан Кирмәненең тарихи мирасын системалы рәвештә өйрәнү аның тулаем төзекләндерү эшендә башлангыч нокта була. Ныгытма саклау вазыйфасын башкаручы комплекска караган корылмалар төзекләндерелә, 13 манара һәм диварлар музей объектларына әверелдерелә. Президент резиденциясе бинасы тулысынча реставрацияләнгән, ә Кирмән җирлеге археологлар тарафыннан җентекләп өйрәнелә. Башкарылган реставрация эшләре нәтиҗәсендә Сөембикә манарасының нигезе ныгытыла, Хан сарае, Хан мәчете һәм Казан ханнары төрбәсе музейлаштырыла, археологик казу вакытында табылган Казан ханнарының җәсәдләрен җирләү өчен мавзолей төзелә. Пушечный двор комплексы биналары реставрацияләнә һәм Благовещение соборы ачыла.
1995 елда Кол Шәриф мәчетен төзү эшләре башлана. Ул тантаналы рәвештә 2005 елның 24 июнендә, Казанның 1000 еллыгына ачыла.
2000 елда Казан Кирмәненең тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелә.
Хәзерге вакытта Казан Кирмәне объектларын реставрацияләү һәм музейлаштыру дәвам итә. Бүгенге көндә Казан Кирмәне Россиянең иң популяр туристлык объектларының берсе булып тора.