13 май 15:00 сәгатьтә гавами бинасының конференц-залында Чечен Республикасы музеена багышланган тәкъдир итү чарасы була - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

13 май 15:00 сәгатьтә гавами бинасының конференц-залында Чечен Республикасы музеена багышланган тәкъдир итү чарасы була

05.05.2022

13 май көнне 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре кысаларында гавами бинасының конференц-залында 2024 елда үзенең 100-еллыгын билгеләп үтә торган Чечен Республикасы музеена багышланган тәкъдир итү чарасы була. Музей хезмәткәрләре музей тарихы, коллекцияләрне туплау, 1994-1996 һәм 1999-2000 елларда Чечен республикасындагы хәрби бәрелешләрнең нәтиҗәләрен җиңеп чыгу һәм музейның хәзерге көннәрдә тормышка ашырыла торган киң колачлы планнары турында сөйләячәк.

Тәкъдир итү чарасында катнашучылар:

1. Чечен Республикасы музее генераль директоры Зәлинә Мамаева;

2. Чечен Республикасы музееның сынлы сәнгать бүлеге мөдире Милана Хадчукаева;

3. Чечен Республикасы музееның күргәзмә проектлары кураторы Мария Филатова.

Чечня Республикасы музее борынгы фәнни-тикшеренү һәм агарту оешмалары исәбенә керә. Йөз ел дәвамында музейның исеме берничә мәртәбә алышына. 1990 елларда Чечен дәүләтенең берләштерелгән музее Төньяк Кавказдагы иң зур музейларның берсенә әверелә һәм 230 меңгә якын экспонатка ия була.

Республика җирлегендә 1994-1996 һәм 1999-2000 елларда барган хәрби бәрелешләр вакытында музей тупланмаларының 90% ы юкка чыга. Хәзерге вакытта тупланмаларда 40 меңгә якын экспонат исәпләнә. Болар – чечен, рус һәм Көнбатыш Европа рәссамнарының сынлы сәнгать әсәрләре, корал, зәркән бизәнү, көнкүреш әйберләре, текстиль, керамика, археология, архив документлары.

Музейның яңа бинасы 2012 елда Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Әхмәт улы Кадыйров боерыгы буенча төзелә. 2021 елда, музей химаячесе, Чечен Республикасының Мәдәният министры Айшат Рамзан кызы Кадыйрованың актив катнашуы һәм ярдәме белән, глобаль үзгәрешләр – Чечен Республикасы музеенда киң колачлы яңарту һәм ребрендинг башлана.

Музейның планнары зурдан һәм күп елларга алдан язылган. Бу – халыкара һәм Россия күргәзмәләре, белем бирү проектлары, конференцияләр, биеннале, нәшрият эшчәнлеге һәм башка бик күп нәрсәләр. Музей үз коллекциясен кире кайтару, өйрәнү, реставрацияләү һәм тулыландыру буенча актив эш алып бара.

«Казан Кремле» дәүләт тарих–архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тупланмасыннан «Коръән – аһәң нуры» дип аталган күргәзмә Чечен Республикасы музееның беренче музейара проекты булды.

Тәкъдир итү чарасы кысаларында Чечен Республикасы музее тарихы турында кечкенә генә фильм күрсәтеләчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽