2022 елның 18-19 апрелендә «Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүгә тарихи-мәдәни мирасның йогынтысы» XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

2022 елның 18-19 апрелендә «Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүгә тарихи-мәдәни мирасның йогынтысы» XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

22.02.2022

2022 елның 18-19 апрелендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында һәм Казан (Идел буе) федераль университетында «Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүгә тарихи-мәдәни мирасның йогынтысы » XI Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

2022 елда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция, Бөтендөнья мирасын нәтиҗәле саклау максатларында барлык милләтләрне һәм халыкларны берләштерүгә юнәлдерелгән төп документ кабул ителүгә 50 ел тула.

2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, ә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, конференциядә карала торган сораулар матди һәм матди булмаган тарихи-мәдәни мирасны классик һәм цифрлы формаларда саклау мәсьәләләренә бәйле булачак.

Конференция Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган һәм ИКОМОС программасы кысаларында дөньяның 50дән артык илендә үткәрелә.

Конференциянең төп юнәлешләре

  • Мәдәният – җәмгыятьнең тотрыклы үсеш шарты;
  • Заманча җәмгыятьтә тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, саклау, арттыру һәм куллану;
  • Мәгълүмати җәмгыятьтә «цифрлы мәдәният» һәм «цифрлы мәдәни мирас»;
  • Мәдәни мирасны саклауда мәгълүмати технологияләр;
  • Россия Федерациясе регионнарында матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм тәкъдир итү тәҗрибәсе һәм перспективалары;
  • Заманча иҗтимагый-икътисадый шартларда мәдәни туризмны үстерүнең өстенлекле алымнары;
  • Инклюзив туризм өлкәсенең үсеш юллары һәм барлыкка килгән сораулар;
  • Музей белеме һәм музей процессларының тарихы һәм хәзерге торышы;
  • Төрле төркемгә керүче музей тамашачылары өчен программалар әзерләгәндә тарихи-мәдәни мирасның роле;
  • Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә туристларга яңа маршрутларны музей фондларында һәм экспозицияләрдә чагылдырылган халыклар һәм милли төркемнәр тарихына, мәдәниятенә нигезләнеп эшләү;
  • Тарихи, туган якны өйрәнү, әдәби һәм сәнгать музейлары: аларның тарихы һәм халык иҗатын өйрәнүгә керткән өлеше;
  • COVID -19 коронавирус йогышының дөньяның матди (биналар, мәдәни ландшафт, археологик тукталышлар һ.б.) һәм матди булмаган (гореф-гадәтләр, фестивальләр һ.б.) мәдәни-табигый мирасына йогынтысы;
  • COVID-19 нәтиҗәләрен бетерү өчен кайбер илләрнең мәдәни объектларына мәдәни мирасны саклау чараларын, сәясәтен, махсус программаларны яки традицион методларын гамәлгә кертү.

Түгәрәк өстәлдә канашырга чакырабыз

1. Бөтендөнья тарихи һәм табигый мирас объектлары белән туризм өлкәсендә идарә итү тәҗрибәсе

2. Россия Федерациясендә матди булмаган мәдәни мирасны саклау

3. Туризм өлкәсендә виртуаль киңлек: пандемия тәҗрибәсе

Конференция эше катнаш форматта, ягъни көндезге һәм дистанцион формата, узачак. Конференция материаллары буенча фәнни мәкаләләр җыентыгы әзерләнәчәк.

Гаризаларны 2022 елның 15 мартына кадәр тапшырып була.
Гаризаларны e-mail аша җибәрергә кирәк: nauka.kreml@mail.ru, lyutim77@yandex.ru.
Конференциянең эш телләре – рус, татар, инглиз.

Яшәү, туклану, транспорт чыгымнары катнашучылар тарафыннан түләнә.

Элемтә өчен фәнни-методик эш бүлеге телефон номеры:
+7 (843) 567-80-29
E-mail: nauka.kreml@mail.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽