«Казан Кремле»музей-тыюлыгына 28 ел - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле»музей-тыюлыгына 28 ел

22.01.2022

Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 28 ел!

1994 елның 22 гыйнварында республикабыз тормышында мөһим вакыйга булды. Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиев «Казан Кремле» музей-тыюлыгын булдыру турындагы Указга кул куйды.

Яңа мәдәният учреждениесе төзүнең өстенлекле бурычлары булып Казан Кремленең тарихи мирасын өйрәнү һәм анда тулы масштаблы реставрация уздыру торды. Аның барышында ныгытманың оборона комплексына караган корылмалары торгызылды, архитектура һәйкәлләре тулысынча реставрацияләнде, Кремль җирлегенең зур өлеше археологлар тарафыннан өйрәнелде.

1995 елда Кол Шәриф мәчете төзелә башлады. Ул 2005 елның 24 июнендә Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тантаналы рәвештә үз ишекләрен шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен ачты.

2000 елда Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.

Бүгенге көндә Казан Кремле Россиянең иң популяр туристлык объектларының берсе булып тора. Ел саен бездә 3 миллионнан артык турист кунак булып китә. Музей-тыюлыкны төрле елларда ачылган музейлар һәм күргәзмә заллары тәшкил итә: Дәүләт Эрмитажының беренче вәкиллеге – «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның Табигать тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещение соборы тарихы музее, Туп утары музее, «Манеж» күргәзмәләр залы.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽