03.05.2023
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан Кремлендә акцияләр, концертлар, квестлар, күргәзмәләр узачак.
«Җиңү юлы» тарихи квест кысаларында музей-тыюлык кунаклары Бөек Ватан сугышы бәрелешләрен, совет солдатларының батырлыкларын искә алачак һәм Татарстан Республикасының Җиңүгә керткән өлеше белән танышачак. Квестның барлык биремнәрен үткән катнашучылар оештыручылардан истәлекле сувенир алачак.
На выставке будет представлена автомобильная техника, использовавшаяся во время Великой Отечественной войны.
Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы вакытында кулланылган ату коралы үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә Кызыл Армия сугышчысының кораллары тәкъдим ителә, шулай ук күргәзмәгә килгән кунакларның штык сугышы алымнарын эшләп карарга мөмкинлекге булачак.
«Энергетик» яшүсмерләр клубының балалар төркеме концерт программасын тәкъдим итә, анда Бөек Ватан сугышы турында иң танылган җырлар башкарылачак.
Көн дәвамында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегендә сугыш еллары җырлары яңгыраячак.
Акция барышында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы кунаклары үзләрен рәссамнар кебек хис итеп, асфальтта Бөек Җиңү күренешен үзләре күзаллаганча сурәтли алачак.
Шулай ук Җиңү көненә Казан Кремлендә түбәндәге күргәзмәләр ачылды:
Танылган совет конструкторы М.Т. Калашниковка багышланган «Калашников. Солдат. Конструктор. Легенда» күргәзмәсе. Экспозициядә 97 экспонат тәкъдим ителә, алар арасында 1891/1930 елгы Мосин винтовкасы, 1945 елгы үз-үзен зарядлаучы Симонов карабины (СКС-45) һәм АК-74М автоматы һәм башка күп экспонатлар. 9 майда күргәзмәгә керү ирекле булачак.
Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган «Җиңү йөзләре» баннер күргәзмәсе. Күргәзмәнең нигезе булып Казан фотографы Артем Юрьевич Моховның «Соңгы герой» фотокитабының авторлык проекты тора.
Чаралар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы, «Легион» хәрби-патриотик отряды һәм «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә үткәрелә.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля