Казан Кремлендә 9 май: Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар программасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә 9 май: Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар программасы

03.05.2023

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан Кремлендә акцияләр, концертлар, квестлар, күргәзмәләр узачак.

  • 9 май, 10:00-17:00 – «Җиңү юлы» квесты

«Җиңү юлы» тарихи квест кысаларында музей-тыюлык кунаклары Бөек Ватан сугышы бәрелешләрен, совет солдатларының батырлыкларын искә алачак һәм Татарстан Республикасының Җиңүгә керткән өлеше белән танышачак. Квестның барлык биремнәрен үткән катнашучылар оештыручылардан истәлекле сувенир алачак.

  • 9 май, 10:00-17:00  – Автомобиль техникасы күргәзмәсе

На выставке будет представлена автомобильная техника, использовавшаяся во время Великой Отечественной войны. 

  • 9 май, 10:00-17:00 – Бөек Ватан сугышы чоры кораллары күргәзмәсе

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы вакытында кулланылган ату коралы үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.

  • 9 май, 10:00-17:00 – Кызыл армия сугышчылары экспонатларыннан күргәзмә

Күргәзмәдә Кызыл Армия сугышчысының кораллары тәкъдим ителә, шулай ук күргәзмәгә килгән кунакларның штык сугышы алымнарын эшләп карарга мөмкинлекге булачак.

  • 9 май, 10:00-10:40 Бәйрәм концерт

«Энергетик» яшүсмерләр клубының балалар төркеме концерт программасын тәкъдим итә, анда Бөек Ватан сугышы турында иң танылган җырлар башкарылачак.

  • 9 май, 16:00-16:45 «Лориэн» музыкаль яшьләр театры концерт программасын тәкъдим итә, аның кысаларында Бөек Ватан сугышы турында иң танылган җырлар башкарылачак.
  • 9 май, 11:00-17:00 сугыш еллары җырларын трансляцияләү

Көн дәвамында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегендә сугыш еллары җырлары яңгыраячак.

  • 9 май, 11:00-13:00 – «Безнең Җиңү»акциясе

Акция барышында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы кунаклары үзләрен рәссамнар кебек хис итеп, асфальтта Бөек Җиңү күренешен үзләре күзаллаганча сурәтли алачак.

Шулай ук Җиңү көненә Казан Кремлендә түбәндәге күргәзмәләр ачылды:

Танылган совет конструкторы М.Т. Калашниковка багышланган «Калашников. Солдат. Конструктор. Легенда» күргәзмәсе. Экспозициядә 97 экспонат тәкъдим ителә, алар арасында 1891/1930 елгы Мосин винтовкасы, 1945 елгы үз-үзен зарядлаучы Симонов карабины (СКС-45) һәм АК-74М автоматы һәм башка күп экспонатлар. 9 майда күргәзмәгә керү ирекле булачак.

Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган «Җиңү йөзләре» баннер күргәзмәсе. Күргәзмәнең нигезе булып Казан фотографы Артем Юрьевич Моховның «Соңгы герой» фотокитабының авторлык проекты тора.

Чаралар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы, «Легион» хәрби-патриотик отряды һәм «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә үткәрелә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽