«Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча «Family travel» гаилә программасы апробациясе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча «Family travel» гаилә программасы апробациясе

07.11.2021

13 нче ноябрь 12:00  сәгатьтә балаларны һәм ата-аналарны Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан  кытай сәнгате күргәзмәсендә татар телендә «Family travel» гаилә программасына  чакырабыз.

Яңа тәэсирләр һәм ачышлар алу өчен Күк асты дәүләте сәяхәтенә юл тотыгыз!  Аждаһалар һәм феникслар сезне кытай сәнгатендәге бәхет, озын гомер, байлык һәм шатлык символлары белән таныштырачак. Бәхет китерүче оча торган ярканатларның серен ачыкларсыз, ни өчен карп карьера һәм имтиханнарда уңыш китергәнен белерсез, алтын тәңкә йоткан һәм бай булган бака турында легенда белән танышырсыз!

«Биш бәхет символы. Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан XVII-XX гасырларда Кытай сәнгатендә иминлек теләүләр» күргәзмәсендә балаларны һәм ата-аналарны уеннар һәм мавыктыргыч биремнәр көтә.

Килегез, белегез, ачыклагыз, җыегыз, иҗат итегез һәм бәхетле булыгыз!

ПРОГРАММАДА КАТНАШУ БАЛАЛАР ҺӘМ АТА-АНАЛАР ӨЧЕН БУШЛАЙ!
ПРОГРАММАГА АЛДАН ЯЗЫЛЫРГА КИРӘК!

Телефоннар:
+7(843)567 80 34;
+7(843)567 80 32

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы,  «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽