«Эрмитаж-Казан» үзәге «Мода һәм сәнгать» темасына лекцияләр циклын башлап җибәрә - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәге «Мода һәм сәнгать» темасына лекцияләр циклын башлап җибәрә

Сентябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәге лекториенда «Мода һәм сәнгать» темасына лекцияләр циклы узачак. Тыңлаучыларны ике лекция көтә.

«БАРОККО СТИЛЕ: ӘҺӘМИЯТЛЕ VS ЗАМАНЧА»

  • 16 сентябрь 18:00 сәгатьтә

Барокко – мода һәм сәнгать тарихында иң якты, купшы һәм мәһабәт стиль. Мода беркайчан да шулкадәр катлаулы һәм шул ук вакытта гүзәл, ә ир-ат костюмы хатын-кызларныкы кебек нәзакәтле һәм бай булмаган.

Программа барышында «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе әсәрләре белән танышырбыз. Барокко стиленең зиннәтлелеге һәм купшылыгы XX-XXI гасырның танылган дизайнерлары коллекцияләрендә ничек чагылуы, Фламанд сәнгате күргәзмәсенең стильле кадрлары үрнәгендә XVII гасырның барокко тенденцияләрен үзебезнең гардеробта ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләшербез.

Программада катнашалар:

  • Сидоров Виктор – сәнгать белгече, КФУ укытучысы, фәннәр кандидаты
  • Мифтахова Алия – lifestyle&fashion Казан блогеры
  • Мөхәммәдшина Алинә – «Эрмитаж-Казан» үзәгенең белем бирү программалары һәм лекторий кураторы

Программаның бәясе:
Өлкәннәр – 600 сум
Ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 500 сум

* Программа бәясенә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча экскурсия һәм лекциядә катнашу керә.

«ТАНЫЛГАН ЗАМАНЧА РӘССАМНАР ҺӘМ МОДА»

  • 30 сентябрь 18:00 сәгатьтә

Заманча модельерлар һәм дизайнерлар үзләрененең уй-фикерләрен, дөньяга карашларын кием коллекцияләре аша чагылдыра, мода аша җәмгыятьтәге кискен проблемаларын актуальләштерәләр, көтелмәгән төсләр ярдәмендә тамашачыны гаҗәпкә калдыралар. Аларның иҗаты заманча рәссамнардан ким түгел.

Модельерлар сәнгать әсәрләренә күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән. Пит Мондрианның неопластицизмы һәм төсләр тупланмасы югары мода йортлары, шулай ук масс-маркета өчен кием-салым дизайнерлары тарафыннан меңләгән тапкыр кулланыла.

Дизайнерларның яңа коллекцияләре еш кына заманча рәссамнарның әсәрләре кебек үк тамашачыда аңлашылмаучанлык уята. Заманча мода коллекцияләренә дә сыналган тамашачылар сәнгатьнең яңа әсәренә караган кебек игътибарлырак булырга тиеш.

ХХ гасыр сәнгать тарихының өр-яңа сәхифәсен ачты. Безгә дөнья подиумнарына, модалы кием коллекцияләренә карап, дизайнерларның хәзерге заман рәссамнарының иҗаты белән аваздаш урыннарын табарга омтылып, гаҗәпләнергә генә кала…

Әгәр сезгә заманча сәнгать һәм мода кызыклы икән – әлеге лекция сезгә ошаячак!

Лектор:

  • Сидоров Виктор – сәнгать белгече, КФУ укытучысы, фәннәр кандидаты

Лекциянең бәясе:
Өлкәннәр – 600 сум
Ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 500 сум

2 лекциягә абонемент алырга мөмкин.

Абонемент бәясе:
Өлкәннәр – 1000 сум
Ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 900 сум.

Лекциягә алдан язылу кирәк:
+7 (843) 567-80-32;
+7 (843) 567-80-34 
hermitage-kazan@mail.ru

Урыннар саны чикләнгән!
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽