Гавами бинасы ишегалдында балалар өчен Яңа ел спектакльләре - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Гавами бинасы ишегалдында балалар өчен Яңа ел спектакльләре

27.12.2022

Яңа ел бәйрәмнәрендә Гавами бинасы  ишегалдында Казан Кремленең кечкенә кунаклары өчен бәйрәм тамашалары узачак.

«Ел фасыллары» спектакле

Кыш, Яз, Җәй һәм Көз һәркайсы үзен елның иң яхшы вакыты дип саный. Алар шуның өчен бәхәсләшеп күп еллар бер-берсе белән аралашмый. Быел үзе яраткан һава торышын гына калдырырга теләүче Явыз Кощей пәйда булды. Ел фасыллары әлеге Явыз Кощейны планетабыздан куып чыгарыр өчен берләшергә тиеш!

Спектальнең көннәре һәм вакыты:

30 декабрь — 18:00-19:00

1 гыйнвар — 15:00-16:00

«Кощей Яңа елга каршы» спектакле

Яңа ел килү куркыныч астында. Үлемсез Кощейның Кыш Бабайның бүләк салынган капчыгын урлау планы барлыкка килә. Кыш Бабайга ярдәм кирәк һәм ул иң көчле Алып Батырны һәм аның дусты Боланны чакыра. Убырлы белән бергә алар барлык бүләкләрне кире кайтара.

Спектальнең көннәре һәм вакыты:

29 декабрь — 18:00-19:00

2 гыйнвар 15:00-16:00

«Бүләкләр остаханәсе» спектакле

Яңа ел остаханәсендә Кыш бабайның тылсымлы ярдәмчеләре бөтен ил балаларына татлы бүләкләр әзерли. Ләкин аның бер ярдәмчесе конфетны бик ярата. Ул балаларны бөтен конфетларын үзенә бирергә күндерергә тели. Әеге хәйләкәр конфет яратучы бу юлы нинди хәйлә уйлап табар? Быел татлы бүләкләр булырмы? Боларның барысын да «Бүләкләр остаханәсе» спектакленнән белерсез.

Спектальнең көннәре һәм вакыты:

31 декабрь — 18:00-19:00

3 гыйнвар — 15:00-16:00

«Йомшак турне» спектакле

Яңа ел алдыннан музыкаль куяннар тылсымлы Яңа ел җырын язарга була. Алар җырның нинди жанрда булачагын килешә алмый: рок, классика, поп яки рэп. Рок исемле куян барлык музыкаль юнәлешләрне берләштереп рок стилендә җыр ибат итәргә була. Башка куяннар балалардан, җир йөзенә музыкаль гармонияне кире кайтару өчен, ярдәм сорый.

Спектальнең көннәре һәм вакыты:

14 һәм 15 гыйнвар — 16:00-17:00

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽