«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Балачак тарихы. XIX-XX гасыр курчаклары һәм уенчыклары» яңа ел күргәзмәсе ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Балачак тарихы. XIX-XX гасыр курчаклары һәм уенчыклары» яңа ел күргәзмәсе ачыла

16 декабрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә кунаклар өчен Россиядәге беренче Курчаклар музее тупланмасыннан «Балачак тарихы. XIX-XX гасыр курчаклары һәм уенчыклары» дигән яңа ел күргәзмәсе ачылачак.

Уникаль Курчаклар музее экспозициядә дүрт йөздән артык әйбер тәкъдим итә, алар арасында XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр уртасындагы Россия империясе, Германия, Франция, АКШ, ГДР һәм СССР фабрикалары җитештергән борынгы курчаклар һәм уенчыклар. Күргәзмәдә карнавал костюмнарындагы буйлы курчаклар, коляскада фарфор бала белән курчак, фарфор «кесә» курчаклары, курчаклар һәм кул эшләре өчен кирәк-яраклар, фарфор, пыяла һәм металдан ясалган антиквар курчак сервизлары күрсәтеләчәк. Бу уенчыклар арасында Казанда яшәүче хатын-кыз тарафыннан музейга бүләк ителгән ике миниатюр курчак бар. Ә Раштуа һәм Яңа ел традицияләре темасын 100 яшьлек алман Раштуа бабасы сюрприз һәм үзенең кәгазь чыршысы белән ачачак.

Күргәзмәнең бер бүлеге шәһәр халкын һәм кунакларны популяр һәм сирәк очрый торган совет курчаклары һәм уенчыклары белән таныштырачак. Алар агач-пычкы чүбеннән, полиэтиленнан, целлулоидтан, мамыктан, тукымадан, металдан ясалган уенчыклар. Күп кенә совет уенчыкларын талантлы скульпторлар һәм рәссамнар Лев Сморгон, Лев Разумовский, Анастасия Изергина, Марианна Мотовилова, Эмма Фадеева, Мария Киселева, Маргарита Димзе ясаган. 30-40 ел элек мондый курчаклар һәм уенчыклар һәр совет фатирында була, ә хәзер алар бик сирәк һәм коллекционерлар тарафыннан югары бәяләнә.

Уникаль Курчаклар музее күргәзмәдә уенчыклар гына түгел, ә балачакның бәхетле мизгелләренең чын документаль дәлилләрен дә тәкъдим итәчәк. Барлык совет курчаклары һәм уенчыклары кулларында шундый ук уенчыклар тоткан балалар сурәтләнгән борынгы аклы-каралы фотолар. Мондый чагыштыру “тере фотоальбом” эффектын бирә, ике үлчәмле сурәт чын предметка әверелгән кебек була һәм аны һәр яктан карарга мөмкин. Хәтердә балачак хатирәләре, хисләр һәм хәтта исләр барлыкка килә башлый.

Яңа ел атмосферасына чумарга 1960-70 еллар стилендә бизәлгән балалар бүлмәсе ярдәм итәчәк. Бу бүлмә чын хыялдагы бүлмә! Анда бизәлгән чыршы тора, ә идәндә яраткан уенчыклар: машиналар, курчаклар, тимер юл, китаплар, диафильмнар, кубиклар, туп, савыт – саба, пупсиклар, аюлар һәм башка хайваннар. Хәтта радио да, Совет тәм-томнары да! Чыршы астындагы бүләкләрне ике Кыш Бабай һәм ике Кар кызы саклый. Ә стенадагы сәгатьләр һәр минутның бу бәйрәмдә шатлык белән үтүен күзәтә.

Күргәзмәгә килгән һәр кеше Музей коллекциясе белән таныштыручы аудиогид алачак. Күргәзмәдә экскурсия һәм мәдәни-мәгариф программасы узачак.

Проектның кураторы – Наталья Владимировна Курочкина, коллекционер, “Антиквар курчак” журналы мөхәррире, антиквар курчаклар тарихын тикшерүче һәм эксперт.

Уникаль Курчаклар музее директоры – Людмила Владимировна Морозова.

«Балачак тарихы. XIX-XX гасыр курчаклары һәм уенчыклары» күргәзмәсе 2024 елның 14 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Уникаль Курчаклар музее турында

Уникаль Курчаклар музее Россиядә беренче Курчаклар музее. Ул 1996 елда Мәскәүдә коллекционер һәм театр рәссамы Юлия Вишневская тарафыннан ачыла. Аның ярдәмендә Россиядә бөтен дөнья дәрәҗәсендәге антиквар курчаклар тупланган музей барлыкка килә.

Ни өчен олылар да курчак белән уйный? Юлия Вишневская фикеренчә, бу балачакта «уйнап бетермәү» нәтиҗәсе. XIX гасыр курчаклары үзләрендә шундый кызыклы һәм хәзер вакытта юкка чыккан үзенчәлекле кәеф йөртә. Һәм дөньяда сакланып калган антиквар курчаклар саны чикләнгәнлектән, аларны кабат ясап булмый, шуңа күрә кешеләр музейга бара яки мөмкин булса үз коллекцияләрен туплый.

1997 елгы кечкенә интервьюда Юлия: «Без барыбыз да балачакта Образцов театрына йөрдек. Хәзер мин дә курчак пропагандисты булырга телим, чөнки курчаклар – үзе бер бөтен дөнья. Балалар курчак уйнаганда – үзе бер дөнья хасил була. Курчаклар миңа бик ошый, чөнки алар үзләрендә ниндидер бер эмоцияне саклый. Мием курчаклар коллекциям бик зур булса да, мин  явыз курчакларны бик сирәк очраттым.  Курчаклар күбесенчә сөйкемле,игелекле затлар».

Юлия Вишневская музейда XIX – XX гасырларның сирәк очрый торган фарфор, бакыр, металл һәм агач курчакларын җыя. Узган гасырларда алар Германия, Франция, Англия, Япония, Австрия, Польша һәм Россиянең иң яхшы фабрикаларында җитештерелгән. Музейда курчакларны материаллар һәм илләр буенча гына түгел, ә билгеләнеше буенча да бүлеп була. Будуар курчаклар, мәзбәх һәм изге курчаклар, курчак-манекенчылар, бай варислар өчен дус курчаклар, статуслы курчаклар, һәм, әлбәттә, уен курчаклары.

Контакт: +7 (843) 567-80-34; +7 (843) 567-80-32, hermitage-kazan@mail.ru

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге, 3 кат.

Эш режимы: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе 10:00 -18:00, җомга 11:00-20:00.

Яңа ел бәйрәмнәрендә эш режимы үзгәрергә мөмкин. Төгәл мәгълүмат «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында булачак.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽