«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә мәктәп программалары - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә мәктәп программалары

08.04.2022

«Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә Рубенс, Ван Дейк, Йорданс кебек бөек рәссамнарның иҗат әсәрләре белән танышырга һәм шул чорга сәяхәт ясарга була. Интерактив капшап карау мөмкинлеге булган станция һәм рәсемнәргә багышлап махсус әзерләнгән хуш исләр күргәзмәнең үзенчәлеге булып тора.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Рубенс, Ван Дейк белән бергә күңелле экскурсияләрдә йөреп һәм кызыклы программаларда катнашып үткәрегез!

«Сәнгать аучылары» программасы яшь тамашачыларны сәнгать әсәрләре белән уен рәвешендә таныштыра. Уенда катнашучылар һәр залда биремнәрне үтәп, хуш ис буенча картиналар табачак, сюжетларны чишеп 17 нче гасырга караган гамәли сәнгать предметлары, рәсемнәр, графика турында беләчәк. Уен элементлары фламанд осталарының иҗаты, тарихы белән таныштырачак һәм иң якты тәэсирләр калдырачак!

Бөек рәссамнар – Рубенс, Йорданс, Ван Дейк, Тенирс һәм аларның замандашларының иҗат әсәрләре иң якты мизгелләр бүләк итәчәк, ә музейдагы сәяхәт яшь тамашачыларны яңа белемнәр белән баетачак.

Программада катнашу бәясе: 300 сум
(керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)

Катнашучылар уен рәвешендәге программада 17 нче гасыр фламанд сәнгате белән танышачак. Зиннәтле портретлар, пейзажларны күрәчәк, әсәрләрнең сюжетларындагы, көмештән, фил сөягеннән ясалган предметлардагы серләр һәм символларны ачачак. 17 нче гасырның бөек рәссамнары – Рубенс, Ван Дейка, Йорданс, Тенирс һәм аларның замандашларының тормыш юлы хакында гаҗәеп фактлар беләчәк.

Программада катнашу бәясе: 300 сум
(керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)

Катнашучылар фламанд сәнгатенең алтын гасырында иҗат иткән дөнья күләмендә танылган рәссамнарның әсәрләре белән таныша ала. Экскурсия вакытында фламанд рәсеменең үзенчәлекләре, төрләр һәм жанрларыының төрлелеге билгеләнә. Экскурсиягә ктлүчеләр үзләре өчен аллегорияләрнең яшерен мәгънәсен ачачак һәм 17 нче йөзнең танылган рәссамнары тормышыннан кызыклы мәгълүмат беләчәк.

Күргәзмәгә керү билеты бәясе:

Өлкәннәр – 300 сум
Ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 200 ₽
Балаларга – 150 ₽

(18 яшькә кадәрге балаларга, әти-әниләр белән бергә килгәндә – керү бушлай)

Экскурсия хезмәте күрсәтү бәясе:
– 1-10 кешелек төркем өчен: 1500 сум;
– 11-20 кешелек төркем өчен: 2000 сум;
– 21-30 кешелек төркем өчен: 2500 сум.

Программада катнашучылар XVII гасырга, бөек рәссамнар һәм осталар иленә гаҗәеп сәяхәткә китәчәк. Яшь сәяхәтчеләр XVII гасырның Фландриясенә күчәчәк, үз илләрен бөтен дөньяга таныткан бөек осталар белән очрашачак. Программада катнашучыларга серләрне чишәргә һәм иҗат әсәрләрнең яшерен уй-фикерләре белән танышырга туры киләчәк.

Программада катнашу бәясе: 300 сум (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)

Сезне һәм укучыларны тарих һәм сәнгать белән очрашуга чакырабыз!

Билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга була.
Экскурсияләргә һәм программаларга язылу:
+7(843)567-80-32, +7(843)567-80-34

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽