Гавами урыннары бинасында «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» картиналар күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Гавами урыннары бинасында «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» картиналар күргәзмәсе ачылды

2023 елның 11 октябрендә Гавами урыннары күргәзмә залларында «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесендә катнашучыларның эшләре белән күргәзмә ачылды. Рәссамнарның картиналарында сурәтләнгән иң популяр объектлар Казан Кремле, Бауман урамы, гыйбадәтханәләр, мәчетләр һәм шәһәр парклары.

Тантанада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Казанның Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәхмүт Ваһапов катнашты.

Чарада шулай ук бәйге җиңүчеләре игълан ителде. Жюри әгъзалары профессиональ рәссамнар, «Живопись» һәм «Графика» юнәлешләре буенча ике яшь категориясендә (18-35 яшь, 35 яшьтән) башкарылган иң яхшы эшләрне билгеләделәр. Тагын алты кеше махсус бүләкләргә ия булды.

«Саумы, Казан!» бәйгесенә 200дән артык эш килгән. Анда Татарстанда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнашты. Бәйге Татарстан башкаласының заманча сәнгать образын булдыру һәм заманча авторларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү максатыннан Казан Мэриясе тарафыннан оештырылды.

Бәйгедә катнашучыларның эшләре белән күргәзмә 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

Эш режимы: дүшәмбе – ял көне, сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Гавами урыннар, 2 подъезд, 2 кат

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽