«Казан Кремле» музей-тыюлыгында август аенда инклюзив программалар - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында август аенда инклюзив программалар

25.07.2022

Казан Кремле» музей-тыюлыгында август аенда инклюзив программалар

  • 4 август 13:00 сәгатьтә

«Кремльгә кагыл». Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен экспонатларның капшап карау мөмкинлеге булган күчермәләре белән музей экспозициясе буенча экскурсия

  • 14 август 13:00 сәгатьтә

Ишетмәүче һәм начар ишетүчеләр өчен «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча рус кул хәрәкәтләре телендә экскурсия

  • 17 август 13:00 сәгатьтәv

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча экскурсия.

Һәр көн шәхси танышу өчен:

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламандия сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча тифлоачыклама белән аудиогид.

Видеогид: 

Казан Кремле җирлеге буйлап видеогид (Казан Кремленең Визит-үзәгендә алырга мөмкин)

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча видеогид

Музей-тыюлык җирлеге буйлап йөргәндә, ихтыяҗ булучылар инвалид коляскасыннан файдаланырга мөмкин (Казан Кремленең Визит-үзәгендә алырга мөмкин)

Балалар өчен «Казан Кремле белән беренче танышуым» дип аталучы экскурсия

Экскурсияләргә алдан язылырга кирәк.

Сораулар һәм экскурсиягә язылу өчен телефон номеры:
+7 (986) 917-78-61

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли