30.11.2023
Казан Кремлен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы реестрына кертү турында карар 2000 елның 30 ноябрендә Австралиядә Бөтендөнья мирасы комитетының 24 нче сессиясендә кабул ителә. Казан Кремле Татарстанда ЮНЕСКОның беренче объекты.
Казан Кремлен ЮНЕСКОга кертү белән аны музейлаштыруның, борынгы шәһәр комплексының уникаль тарихи һәм мәдәни кыйммәтен киң танылуның яңа этабы башланды.
Казан Кремле төрле шәһәр төзелеше һәм архитектура мәдәниятләре йогынтысында формалаша: Болгар, Алтын Урда, урта гасырга караган Казан-Татар, итальян, рус һәм хәзерге татар мәдәниятләре, шуңа күрә төп һәйкәлләрдә татар һәм рус архитектура стиленең концептуаль синтезы күзәтелә.
Бүген Казан Кремле – Татарстанда иң популяр мәдәният һәм туризм объекты.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля