10.01.2024
Казан Кремленең музей фондларынада сирәк экспонатлар барлыкка килде: Коръәннең уникаль басмасы, борынгы потир һәм үзенчзлекле атыш коралы үрнәге музей-тыюлык коллекциясен тулыландыра.
Изге Коръәннең 1803 елгы басмасы
Тарихта беренче тапкыр мөселманнар тарафыннан изге Коръән Казанда 1803 елда басыла. Басма Император Казан гимназиясе типографиясендә эшләнә һәм ике форматта чыга. Ике томлы китапның күләме зуррак, ә балалар өчен эшләнгәне ун томлы басмада һәм кечерәк форматта булган. Нәкъ менә шушы 1803 елгы басманың аерым томы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларына сатып алынган. Том тулысынча сакланган, оригиналь тышлыкта. Бу кәгазьнең төсе һәм типография төсмерләре безнең алда 1803 елда чыккан беренче басма булуын тулысынча исбатлый. Коръәннең һәр форматы 1000 берәмлек тираж белән басылып чыгуын исәпкә алсак, бу томны 2023 елда – бу китапның чыгуына 220 ел үткәч яхшы хәлдә сакланган килеш сатып алу, зур уңыш.
1795 елгы потир
Тагын бер яңа экспонат – потир, христиан гыйбадәтләре өчен савыт, шәрабны изгеләндергәндә һәм кабул иткәндә кулланыла. Ул 1795 елда Бөек Устюгта яшәүче Алексей Торлов оста тарафыннан эшләнгән. Авторның эше потирның өске өлешендәге тамга белән раслана. Кәкре кырыйлы касә көмештән ясалган декоратив челтәрле кысага куелган һәм дүрт овал медальон белән бизәлгән: Христос Вседержитель, Богоматерь, Иоанн Креститель, Распятие. Читләрендә: «Тело Христово примите источника бесмертнаго вкусите» дип язылган. Аскуймасы чүкеп ясалган дәфнә яфракларыннан гирляндалар, бантлар, чәчәк бәйләмнәре һәм Мәсих газаплары кораллары сурәтләнгән дүрт оваллы медальоннар белән бизәлгән.
XIX гасыр уртасындагы ату коралы үрнәге
Шулай ук Казан Кремле коллекциясе XIX гасыр уртасында капсулалы ау мылтыгы белән тулыландырыла. Тәкъдим ителгән үрнәк 1845 елгы үзгәртеп корылган мылтык булып тора. Ул 1853-1856 еллардагы Кырым сугышы вакытында рус пехотасының төп коралы булуы белән игътибарга лаек. Мылтыкка 1858 елда Тула корал заводында җитештерелгән армия капсулалы йозак урнаштырылган. Гомуми тышкы кыяфәте шулай ук 1845 елгы пехота мылтыгын хәтерләтә, ләкин кайбер детальләре генә аннан аерылып тора.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля