16.11.2023
«Музейда ял көннәре» 12-15 яшьлек яшүсмерләр өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булу программасы. Дәресләр җомга (көннең икенче яртысы) һәм ял көннәрендә уза.
3 көнлек сменаның һәр көне билгеле бер темага багышлана: тарих, сәнгать яки фән. Программа барышында катнашучылар Казан Кремленең музейларында һәм күргәзмә залларында булачак, реставрация остаханәсендә эшләячәк, пыялага рәсем төшереп, интерактив дәрестә эволюция турында беләчәк һәм махсус лекциядә катнашачак.
Казан Кремленең музей тормышы белән танышу 10-12 катнашучыдан торган төркемнәрдә уза (программа 6 катнашучы җыелса үткәрелә).
«Музейда ял көннәре» мәдәни-мәгариф программасының беренче сменасы 24-26 ноябрьдә узачак, көн дәвамында мәшгульлек – 3,5 – 4 сәгать. Программа 2023 елның 1 декабреннән 3 декабренә кадәр, 8 декабреннән 10 декабренә кадәр кабатланачак.
Сменада катнашу бәясе: 2800 сум (14 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен Пушкин картасы буенча түләү мөмкин)
«Музейда ял көннәре» программасы кысаларында чаралар программасы белән сылтама буенча үтеп төгәлрәк танышырга мөмкин
Билетларны Казан Кремле сайтында сылтама буенча алырга мөмкин
Өстәмә сораулар белән +7 (843) 567-81-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля