19.03.2024
«ТРАНСРОССИЯ 2024» транспорт-логистика конгрессы мәйданчыгында хезмәттәшлек турында килешүгә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, Дәүләт Третьяков галереясе директоры Елена Проничева һәм FESCO Директорлар советы рәисе Андрей Северилов кул куйды.
«Безнең Татарстан Республикасы, Третьяков галереясе белән хезмәттәшлегебез озак вакытлы, төрле планлы. Яңа уртак проект быел көз Казан халкына һәм кунакларына рус сәнгатенең шедеврларын тәкъдим итәчәк. Безнең максатлар милли байлыкны, мәдәниятебезнең чын «җәүһәрләрен» төбәкләрдә мөмкин кадәр күбрәк тамашачыга тәкъдим итү, һәм ул музейларның максатлары белән тәңгәл килә», – дип билгеләп үтте Андрей Северилов.
«Шишкин, Васнецов, Саврасов, Поленов, Левитан – еш кына иҗатларында төп урынны урман образы биләп торучы рус рәссамнары. Әлеге исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Аларның иң яхшы эшләре Дәүләт Третьяков галереясе коллекциясендә саклана һәм күбесен без быел Казанда күргәзмәдә күрсәтәчәкбез. Төбәкләргә үтеп керү, Россиядә һәм чит илләрдә рус сәнгатен популярлаштыру, Россия мәдәни үзенчәлеген формалаштыру – Третьяков галереясенең төп бурычларының берсе. БРИКСта Россия рәислеге һәм 2024 елда яңа дәүләтләр берлегенә кушылу чорында безгә яңа институтлар белән Халыкара музей элемтәләрен җайга салу өчен уникаль мөмкинлек бирелә. Казан Кремленең залларындагы күргәзмә шундый проектларның берсе һәм, һичшиксез, галереяның иң матур төбәк күргәзмәләренең берсе», – дип ассызыклады Елена Проничева.
«Мондый масштаблы күргәзмә проектын кабул итү безнең өчен зур хөрмәт. Без үзебезнең музей тамашачыларының Третьяков галереясе коллекциясендәге шедеврларга кагылырга мөмкинлеге барлыкка килүенә шатбыз. Безнең залларда кунаклар рәсем, скульптура, шулай ук заманча сәнгатьне күрә алачак. Күргәзмәнең «төп герое» – урман – уникаль табигый система, гасырлар дәвамында күп кенә бөек рус рәссамнары иҗатында үз чагылышын тапкан урын», – дип аңлатма бирде Илнур Рәхимов.
Проект кысаларында, күргәзмәдән тыш, киң җәмәгать-мәгърифәт программасы лекцияләр, осталык дәресләре, паблик-токлар, күргәзмә кысаларында тәкъдим ителгән темалар һәм вакыйгалар буенча кино күрсәтүләр сериясе, балалар, өлкәннәр, гаилә һәм профессиональ аудитория өчен экскурсияләрнең төрле форматлары планлаштырылган. Барлык чаралар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегендә Гавами урыннары күргәзмә залларында узачак.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля