Казан Кремле, Третьяков галереясе һәм FESCO транспорт төркеме килешүне имзалады - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремле, Третьяков галереясе һәм FESCO транспорт төркеме килешүне имзалады

19.03.2024

«ТРАНСРОССИЯ 2024» транспорт-логистика конгрессы мәйданчыгында хезмәттәшлек турында килешүгә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, Дәүләт Третьяков галереясе директоры Елена Проничева һәм FESCO Директорлар советы рәисе Андрей Северилов кул куйды.

«Безнең Татарстан Республикасы, Третьяков галереясе белән хезмәттәшлегебез озак вакытлы, төрле планлы. Яңа уртак проект быел көз Казан халкына һәм кунакларына рус сәнгатенең шедеврларын тәкъдим итәчәк. Безнең максатлар милли байлыкны, мәдәниятебезнең чын «җәүһәрләрен» төбәкләрдә мөмкин кадәр күбрәк тамашачыга тәкъдим итү, һәм ул музейларның максатлары белән тәңгәл килә», – дип билгеләп үтте Андрей Северилов.

«Шишкин, Васнецов, Саврасов, Поленов, Левитан – еш кына иҗатларында төп урынны урман образы биләп торучы рус рәссамнары. Әлеге исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Аларның иң яхшы эшләре Дәүләт Третьяков галереясе коллекциясендә саклана һәм күбесен без быел Казанда күргәзмәдә күрсәтәчәкбез. Төбәкләргә үтеп керү, Россиядә һәм чит илләрдә рус сәнгатен популярлаштыру, Россия мәдәни үзенчәлеген формалаштыру – Третьяков галереясенең төп бурычларының берсе. БРИКСта Россия рәислеге һәм 2024 елда яңа дәүләтләр берлегенә кушылу чорында безгә яңа институтлар белән Халыкара музей элемтәләрен җайга салу өчен уникаль мөмкинлек бирелә. Казан Кремленең залларындагы күргәзмә шундый проектларның берсе һәм, һичшиксез, галереяның иң матур төбәк күргәзмәләренең берсе», – дип ассызыклады Елена Проничева.

«Мондый масштаблы күргәзмә проектын кабул итү безнең өчен зур хөрмәт. Без үзебезнең музей тамашачыларының  Третьяков галереясе коллекциясендәге шедеврларга кагылырга мөмкинлеге барлыкка килүенә шатбыз. Безнең залларда кунаклар рәсем, скульптура, шулай ук заманча сәнгатьне күрә алачак. Күргәзмәнең «төп герое» – урман – уникаль табигый система, гасырлар дәвамында күп кенә бөек рус рәссамнары иҗатында үз чагылышын тапкан урын», – дип аңлатма бирде Илнур Рәхимов.

Проект кысаларында, күргәзмәдән тыш, киң җәмәгать-мәгърифәт программасы лекцияләр, осталык дәресләре, паблик-токлар, күргәзмә кысаларында тәкъдим ителгән темалар һәм вакыйгалар буенча кино күрсәтүләр сериясе, балалар, өлкәннәр, гаилә һәм профессиональ аудитория өчен экскурсияләрнең төрле форматлары планлаштырылган. Барлык чаралар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегендә Гавами урыннары күргәзмә залларында узачак.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽