Казан Кремле XX гасыр Туп утарының архив материалларын җыюны игълан итә - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремле XX гасыр Туп утарының архив материалларын җыюны игълан итә

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Туп утары. XX гасыр. Тарих һәм реставрация» яңа күргәзмәсе өчен Туп утары турында тарихи хикәяләр, фото- һәм видеоматериаллар җыюны игълан итә. Ул 2024 елның 26 апрелендә башлана.

Туп утары биналары комплексының 300 елдан артык тарихы бар. XX гасыр бу архитектура комплексы тарихында алдагы гасырлар тарихы кебек үк кызыклы. Ул вакытта бу урында артиллерия җитештерүе эшләгән.

Күп кенә казанлылар һәм шәһәр кунаклары Казан Кремлендәге Туп утары ишегалдының тарихи биналарында XX гасыр дәвамында гаскәр өлеше урнашканлыгын искә төшерә. Архив материаллары һәм шәһәр халкының, хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең тарихлары ул чорда Туп утарының нинди булуын белергә ярдәм итәчәк.

Тарихи хикәяләр, фото – һәм видеоматериаллар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында сакланачак, ә кайберләре 2024 елның 26 апреленнән 30 сентябренә кадәр узачак баннер күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.

Материаллар җыю чоры: 2024 елның 5 февраленнән 1 апреленә кадәр

Күчермәсе ясалган фотолар, видеолар һәм гаилә тарихларын muzey.pushka@kazan-kremlin.ru, ВКонтакте рәсми төркеменә юллый аласыз.

Белешмә

XX гасыр башында Туп утарының төп корпусында солдатлар ашханәсе урнаша. Бөек Ватан сугышы елларында элеккеге Артиллерия ишегалды бинасында Казан танк училищесы биналары була.

1993 елда Казан Кремленнән хәрби часть чыгарылгач, Юнкер училищесының һәм Артиллерия ишегалдының бушаган биналарында республика министрлар кабинетын һәм аның ведомствосын урнаштыру күздә тотыла.

1994 елның 22 гыйнварында «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы төзелгәч, Кремльнең һәм ансамбльнең аерым һәйкәлләрен комплекслы тикшерү, реставрацияләү һәм музейлаштыруда яңа этап башлана.

Туп утары объектларында төп ремонт-реставрация эшләре 1995-2005 елларда «Татаинвестгражданпроект» фирмасы һәм Югославиянең «Прогресс» фирмасы тарафыннан үткәрелә һәм 2014 елда тәмамлана. Бу эш Казан Кремле ансамблен масштаблы реставрацияләүдә һәм төзекләндерүдә мөһим этап кына түгел, ә Казан ныгытмасында артиллерия җитештерү тарихын өйрәнүгә нигез сала.

Контактлар: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Туп утары музее, +7 (843) 567-81-60, +7 (843) 567-81-61, muzey.pushka@kazan-kremlin.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽