Казан Кремлендә 2023 елның җәе: ул ничек үтте? - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә 2023 елның җәе: ул ничек үтте?

20.09.2023

2023 елның 1 июненнән 31 августына кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 50 дән артык чара узды: музыкаль фестивальләр, спектакльләр, перформанслар, лекцияләр һәм башка форматтагы чаралар. Төрле вакыйгалар программасы Гавами урыннары ишегалдында гамәлгә ашырылды. Монда җәй буе шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күңел ачу чаралары үткәрелде.

Җәй дәвамында Казан Кремлендә барлыгы 1,8 миллионнан артык кеше кунак булды. Музей-тыюлык оештырган экскурсияләрдә 200 меңнән артык кеше булган, музейларга 209 мең кеше килгән.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов билгеләп үткәнчә, төп бурыч – шәһәр халкын җәлеп итү, аларны гаҗәпләндерү, Кремльнең теләсә нинди зәвыкка төрле активлык белән тулы яңа шәһәр локациясе булуын күрсәтү иде.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов билгеләп үткәнчә, төп бурыч – шәһәр халкын җәлеп итү, аларны гаҗәпләндерү, һәркем өчен кызыклы булган яңа шәһәр локациясе барлыгын күрсәтү иде.

Туристик сезонны ачу

Казан Кремле җирлегендә җәйнең беренче вакыйгасы Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балачак вакыты» фестивале булды. Шул ук көнне Гавами урыннары ишегалдында Казан консерваториясе юниор-оркестры чыгыш ясады. Ул беркемне дә битараф калдырмады. Бу вакыйга алдагы чараларга «нәсихәт» бирде.

Шулай ук чәршәмбе көннәрендә теләгән һәркем «Казан Кремле» музей-тыюлыгының һәм Казан (Идел буе) федераль университетының уртак фәнни-агарту проектының «Фәнни мохит» циклыннан лекцияләргә йөри алды. Җәй дәвамында КФУның галим-укытучылары татар теле, музыка, мәктәп, сынлы һәм һөнәрчелек сәнгате тарихыннан алып телдән тыш коммуникациягә һәм халыкара элемтәләрне үстерүгә багышланган төрле темаларга 11 лекция укыды.

Казан Кремленә килүчеләр дә игътибарсыз калмады алар өчен Казанның танылган театрлары спектакльләр үткәрде. Гавами урыннары ишеалдында К. Тинчуринның исемендәге драма һәм комедия театры артистлары «Родная речь» дәрес-спектакле, «Әкият» курчак театры «Хвастливый петух» спектакле, Г. Кариев исемендәге Казан Яшьләр театры «Многоликий Тукай» перформансы, Казан ТЮЗы «Ежики – маленькие мечтатели» спектакле белән чыгыш ясады, ә В.И. Качалов исемендәге театр труппасын үзенең яңа проектын open-air форматында тәкъдим итте.

Кремльдә JAZZ

«Ольга Скепнер белән Кремльдә JAZZ» Бөтенроссия импровизация музыкасы фестиваленең XVII сезоны 13 июльдән 17 августка кадәр узды. Алты атна дәвамында Гавами урыннары ишегалдындагы ачык сәхнәдән джаз музыкасы яңгырады.

Фестивальнең VII сезонында танылган импровизация музыкасы осталары: Фантине, Олег Аккуратов, Леван Ломидзе, Дмитрий Илугдин, Андрей Руденко катнашты.

Гавами урыннар ишегалдында автор композицияләре, популяр джаз көйләре һәм җырларының оригиналь аранжировкалары яңгырады. Музыка яратучылар рус, итальян, португалия, инглиз һәм башка телләрдәге композицияләрне тыңлады. Җырчыларның эмоциональ тавышлары, музыкантларның виртуоз уеннары джаз кичәсенең кабатланмас атмосферасын тудырды.

Фестиваль кысаларында Н.Г.Җиганов исемендәге КГК профессоры Александр Маклыгиннан алты концерт һәм ике лекция оештырылды. Чаралар Ольга Акимичеваның «Джаз тавышлары вакыт аша» фотокүргәзмәсе белән озата барылды.

Балалар өчен тематик лагерьлар

12-17 июньдә Казан Кремлендә начар күрүче балалар өчен «Җәйге музей лагере» уздырылды. Казан Кремлендә күрмәүче һәм начар күрүче балалар өчен музей инклюзив лагере «СИБУР» компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының сигезенче грант бәйгесендә җиңүче булган проект. «Җәйге музей лагеренда» 10 яшьтән 12 яшькә кадәрге 10 бала катнашты. Проект тематик: анда һәркайсы аерым юнәлешкә – тарихка, сәнгатькә, фәнгә, һөнәрчелеккә, мәдәнияткә багышлана. Ә программа дәвамында балалар белән махсус әзерлек үткән волонтерлар эшләде.

26 июньнән 1 июльгә кадәр 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Кремль ишегалды» сменасы узды. Лагерьны оештыручылар – Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы. 5 көн дәвамында сменада катнашучылар тарих һәм мәдәният атмосферасына чума: күргәзмәләргә, музейларга экскурсияләргә һәм халык һөнәрләре буенча мастер-классларга йөри. Смена экскурсия маршрутлары презентациясе белән тәмамланды.

Җәйге күргәзмәләр

Җәй дәвамында Казан Кремлендә алты күргәзмә ачылды: «Бөек дала хәзинәләре», «Минем Иран», «Хатын – кыз бизәнү әйберләрендә – дөнья матурлыгы», «Мирас һәм традицияләр» декоратив-кулланма сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, шулай ук «Россия космосында хатын-кызлар» урам күргәзмә проектлары һәм «Янәшәдә» күргәзмә проекты.

«Минем Иран» күргәзмәсенә килүчеләрне Иранга чын мини-сәяхәт, иң борынгы цивилизацияләрнең берсенә чуму мөмкинлеге көтеп тора иде. Күргәзмәдә төрле сәнгать төрләре тәкъдим ителгән: эмаль буенча рәсем, агач буенча инкрустация, фирәзә белән инкрустация, чүкеп ясау, каллиграфия, келәм тукыу, терме техникасында башкарылган кулдан эшләнгән тукымалар, миниатюра һәм башка күп нәрсәләр.

«Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе экспозициясенә бронза гасырыннан алып урта гасыр башына кадәр көнчыгыш Казахстанда табылган төрле чор экспонатлары кертелгән. Күргәзмәгә килүчеләр алтыннан ясалган уникаль бизәнү әйберләрен, сугышчыларның коралларын, кием элементларын һәм башка күп нәрсәне күрә алды. Скиф-сак сәнгатенең аерым үрнәкләре алтын “очучы болан”, алтын кынлы бронза пычак, тау сарыкларының миниатюра скульптурасы рәвешендә пычак.

«Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсендә декоратив-кулланма сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча 400дән артык эш тәкъдим ителгән: лак миниатюрасы, керамика һәм фарфор, таш кисү сәнгате, эмальер сәнгате, металлны сәнгатьле эшкәртү, автор курчаклары, сөяк һәм агачтан сәнгатьле уеп ясау, корал сәнгате, Тирене сәнгатьле эшкәртү, пыяланы сәнгатьле эшкәртү, зәркән сәнгате, этник бизәкләр сәнгате, цифрлы графика.

«Роскосмос» дәүләт корпорациясе тәкъдим иткән «Россия космосында хатын – кызлар» баннер фотокүргәзмәсе Ватан космонавтикасының «биш йолдызы» Валентина Терешкова, Светлана Савицкая, Елена Кондакова, Елена Серова һәм Анна Кикина тарихларын сөйләде.

«Рядом» инклюзив күргәзмә проекты шәһәр халкын һәм кунакларын инклюзия идеясе һәм аны гамәлгә ашыруның мөһимлеге белән таныштырды. Бу проектта физик мөмикнлекләре төрле формада чикле булган кешеләргә төп игътибар бирелде.

12 ноябрьгә кадәр Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда үтүче торган «Хатын – кыз бизәнү әйберләрендә – дөнья матурлыгы» күргәзмәсендә Россия этнография музее (Санкт-Петербург шәһәре) фондларыннан 179 данә хатын-кыз бизәнү әйберләре тәкъдим ителде. Күргәзмә әйберләре арасында муен-күкрәк бизәкләре, балдаклар һәм беләзекләр, амулет-бөтиләр, билбау бизәкләре элементлары, баш киемнәре бизәкләре күрсәтелгән. Күргәзмә экспозициясенә Россия һәм күрше ил халыкларының бизәнү әйберләре комплексы керә.

«Кремль аһәңе» сәнгать проекты

26 августта Казан Кремлендә «Кремль аһәңе» проекты старт алды. Бу 5 тавыш инсталляциясе, алар Кремль җирлегенә яшеренгән һәм аның язмышында үткән вакыйгалар калейдоскобын җанландыра.

«Сәгать порталы» инсталляциясе Спас манарасында урнашкан. Казан Кремле диварындагы аркада «Тере тау» проекты. Композиция «Сәүдә яр буе» Гавами урыннары ишегалдындагы каморда. «Җилле кыңгырау» һәм «Безнең заман спектакле» инсталляцияләрен Благовещение соборы артында: скверда һәм күзәтү мәйданчыгында табарга мөмкин. Аларны теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин, керү түләүсез.

Спас манарасы музее

Җәйге чаралар манзарасын тәмамлаучы иң якты чара Спас манарасы музеен ачу булды. 30 августта яңартылган манараны Татарстан Республикасы Рәисе дә Рөстәм Миңнеханов карады.

Музей төрле тарихи этапларда ныгытманы һәм Спас манарасын ныгытуга багышланган. Монда аның билгеле бер вакытларда, Идел буе Болгары чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр нинди үзгәрешләр кичерелүе турында сөйләнелә. Экспозицияне булдыру өчен йөздән артык әйбер җәлеп ителгән, алар арасында корал, архитектура элементлары, төзелеш материаллары. Музей киңлеге видеопроекцияләр, шулай ук сенсор экраннарындагы мәгълүмат блоклары белән тулыландырыла, анда текст, картография, графика форматында һәм 3D-модельләштерү чаралары белән зур күләмдә мәгълүмат тәкъдим ителә.

Шулай ук июнь-август айларында «Шәһәр модераторлары», шулай ук «Казан» журналы укучылары һәм дуслары очрашулары; милли костюмнар парады, «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале, «Дәртфест» заманча татар мәдәнияте фестивале уздырылды.

2023 елның җәйге сезоны вакыйгаларга бай программа һәм яңа проектлар белән истә калды. Алда – Яңа 2024 елга әзерлек!

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽