Казан Кремлендә көзге каникуллар - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә көзге каникуллар

11.10.2023

Көзге мәктәп каникуллары көннәрендә Казан Кремле музейларында төрле яшьтәге укучылар өчен интерактив программалар һәм белем бирү дәресләре узачак. Ял көннәрен Казан Кремле белән уздырырга чакырабыз!

Центр «Эрмитаж-Казан» үзәге

«Бәхет батырларга елмая, яки уңышлы уку серләре» мәктәп программасы кысаларында төрле яшьтәге балалар өчен интерактив дәресләр һәм экскурсияләр үткәреләчәк, шулай ук күргәзмә буенча уен картасыннан файдаланырга мөмкин булачак. Балаларны борынгы тарихка интерактив чуму көтә: балалар уен зоналары, хуш исле станцияләр, мультимедия һәм тактиль станцияләр.

Мәктәп төркемнәре өчен:

«Македонский эзләре буйлап, яки җир чигенә сәяхәт» башлангыч мәктәп өчен, 6+

«Македонский тарихы, яки 60 минут эчендә ничек бөек булырга» урта мәктәп өчен, 10+

Бәясе: 300 ₽ (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир). 10 катнашучыдан торган төркем.

Төрле яшьтәге балалар өчен күргәзмә буенча экскурсия

Бәясе: мәктәп укучылары өчен  билет – 150 ₽ + 1-10 кешелек төркемгә экскурсия хезмәте күрсәтү – 1500 ₽; 11-20 кешелек төркемгә экскурсия хезмәте күрсәтү – 2000 ₽; 21-30 кешелек төркемгә экскурсия хезмәте күрсәтү – 2500 ₽.

Ата-аналар белән шәхси визит өчен:

Балалар һәм ата-аналар өчен күргәзмә буенча уен картасы. Картаны керү билеты буенча күргәзмәдә алырга мөмкин.

Бәясе: 18 яшькә кадәрге балалар бушлай (индивидуаль рәвештә булганда), өлкәннәр 350₽, ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 250 ₽.

Казан Кремле буенча «Хәзинә эзләү» уен-квесты

Бәясе: 450 ₽ (уен+экскурсия+хәзинә). 10 катнашучыдан торган төркем.

Программалар һәм экскурсияләрне алдан язылу буенча теләсә кайсы уңайлы вакытта һәм датада үткәрү мөмкин. Билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат алу, программаларга һәм экскурсияләргә язылу өчен телефон номеры: +7(843) 567-80-32, +7(843) 567-80-34.

Благовещение соборы тарихы музее

• «Казан иконасы эзләре буенча» уены

Алдан язылу буенча

XX гасыр башында бөтен Россиядә хөрмәт ителгән Казан Изге Анасының могҗизалы иконасы урлана. Каракларны тиз кулга алалар, алар Ананий Комов һәм Федор Чайкин була. Ләкин икона кире кайтмый. Йөз елдан артык вакыт үтсә, әлегә кадәр күпләр чынлыкта иконаны шәхси фондларга сатканнар яки яшергәннәр дип ышана. Шуңа күрә уенда катнашучылар Благовещен соборының серләрен чишеп Казан иконасын яңадан таба алырлармы?

Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (843) 567-81-62

  • Благовещен соборы тарихы музее буенча балалар һәм ата-аналар өчен «Мәче Платон мәченең серләре» квесты

Алдан язылу буенча

Квест өлкәннәргә һәм балаларга музей экспозициясе белән танышырга ярдәм итәчәк. Квестның уен картасы собор тарихы буенча сәяхәттә навигатор булачак һәм музейга баруны истә калырлык итәчәк!

Картаны музей кассасында керү билеты белән бергә алырга мөмкин.

Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (843) 567-81-62

«Манеж» күргәзмә залы

Алдан язылу буенча

Пумала, буяу һәм су кулланмыйча, төсле сарык йонын катлам-катлам итеп җәю ысулын кулланып сез үз шедеврыгызны ясарсыз. Йомшак, җылы һәм уңайлы рәсем сезнең фантазиягезне тормышка ашырачак. Әзер эш пыяла белән рамкага рәсмиләштерелә.

Бәясе: 350 ₽

Алдан язылу буенча

Балалар үткәнгә сәяхәт итәчәкләр һәм совет коммуналь фатирында яшәүчеләргә кунакка барачак. Ребусларны һәм биремнәрне чишү катнашучыларга совет көнкүреше үзенчәлекләре, интерьер һәм коммуналь фатирда яшәү кагыйдәләре белән танышырга, шулай ук ул вакыттагы гастрономик мәдәният һәм мода турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.

Бәясе: 250 ₽

Алдан язылу буенча

Бәясе: 100 ₽

Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (843) 567-80-68, +7 (843) 567-80-67

Инклюзив программа

  • «Казан Кремле белән беренче танышуым» экскурсия, 7+

1 ноябрь, 11:00 алдан язылу буенча

Иң кечкенә кунакларны борынгы ныгытма буйлап сәяхәткә чакырабыз, аның барышында сез Казан Кремле тарихы, аның геройлары һәм риваятьләре белән танышачаксыз. Сезне сәяхәт барышында интерактив карта озатып барачак, ул сезнең ярдәмче күрсәткечегез булачак.

Төркемдә балалар саны: 7 балага кадәр + һәр балага 1 озатып йөрүче.

Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (843) 567-81-22

Казан Кремлендә агымдагы күргәзмәләр:

·         Александр Македонский. Көнчыгышка юл «Эрмитаж-Казан» үзәгендә

·         Иллюзия осталары и Казан гасырлар манзарасында Гавами урыннары күргәзмә залында

·         Фантастик Пластик «Манеж» күргәзмә залында

·         Күңел гүзәллеге – матур язуда Благовещение соборы тарихы музеенда 

·         «Хатын-кыз бизәнү әйберләре – дөнья матурлыгы» Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда

«Кремль аһәңе» сәнгать проекты

Теләге булган һәркем проект инсталляцияләрен үзлегеннән өйрәнә ала. Билгеле объектларда: Спас манарасында, Гавами урыннар ишегалдында, Благовещение соборы артындагы җирлектә, шулай ук Казан Кремле диварларында аларның тарихын чагылдырган биш тавыш инсталляциясе урнашкан. Барлык мәйданчыкларга керү ирекле.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽