Казан Кремлендә КФУның "Фән - алгы планда" күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә КФУның “Фән – алгы планда” күргәзмәсе ачылды

2023 елның 1 сентябреннән 15 октябренә кадәр Казан Кремлендә элеккеге Спас-Преображенский монастыре территориясендә «Фән – алгы планда» фәнни-популяр күргәзмәсе уза. Күргәзмәне оештыручы – Казан федераль университеты, КФУның мәгълүмат сәясәте департаменты.

«Фән – алгы планда» күргәзмәсе – истәлекле. Әлбәттә, аның кысаларында без галимнәребез алган барлык нәтиҗәләрне дә күз алдына китерә алмыйбыз, әмма иң кызыклыларын без университет галимнәренең һәрвакыт алдынгы фәнни тикшеренүләр чигендә булуын, халыкара дәрәҗәдә эшләвен, дөнья фәнендә дә, Россия фәнен үстерүдә дә әһәмиятле нәтиҗәләр алуын күрсәтү өчен чагылдырырга тырыштык. Галимнәр ясаган фәнни нәтиҗәләрнең ил икътисады өчен кирәкле гамәли кулланышка әверелүе мөһим», – дип ассызыклады фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский.

Стендларда соңгы елда «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан федераль университеты галимнәренең эшләнмәләренең бик аз өлеше генә тәкъдим ителгән.

КФУ галимнәренең фәнни эшләнмәләре кешеләрнең тормыш сыйфатын уңай үзгәртүгә юнәлдерелгән.

«Фән – алгы планда» – мөһим проект, ул университетыбызның төп стратегик инициативаларына гражданнарыбызны җәлеп итәргә тиеш. Без моны бер тапкыр гына үткәрелә торган акция буларак түгел, ә даими эшләүче мәгълүмат порталы буларак күрәбез. Татарстан фәнни-мәгариф үзәгенең трансформацияне һәм яңа икътисадны ничек күрә алуын республика халкы һәм кунаклары белә алсын өчен. Безгә стратегик проектлар, лабораторияләр, инициативалар хәрәкәтен республика халкының теләкләре һәм ихтыяҗлары белән бәйләү мөһим», – дип сөйләде КФУның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин.

Фотосурәтләр кристаллның тирәнлекләренә «чамарга», төп күзәнәкләрне күрергә, бозның януын карарга, эвкалиптның көчен аңларга, виртуаль операция бүлмәсендә булырга һәм башка күп нәрсәләрне белергә мөмкинлек бирәчәк.

«Галимнәрнең фәнни ачышлары аларның эшчәнлегенең яртысы гына, икенче яртысы казанышларны популярлаштыру һәм белемнәрне җәмгыятькә тапшыру белән бәйле», – дип ышана физика институтының оптика һәм нанофотоника кафедрасы мөдире Сергей Харинцев.

Һәр стендта QR-код күрсәтелгән, ул галим – авторлар катнашындагы видеоны ача. Алар үз эшләре турында аңлаешлы итеп сөйли.

Керү ирекле. Яшь категориясе 0+.

*Оештыручылар-«Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

Материалны КФУның матбугат хезмәте тәкъдим итте. Камилла Солтанова фотолары

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽