Казан Кремлендә «Марка сәнгате» күргәзмәсе ачылачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә «Марка сәнгате» күргәзмәсе ачылачак

2023 елның 8 декабрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Марка сәнгате» күргәзмәсе эшли башлаячак. Бу күргәзмә Россия Сәнгать академиясенең, Россия Рәссамнар берлегенең, Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлекчәсенең, «Марка» акционерлык җәмгыятенең уникаль уртак проекты, ул рәсем сәнгате, графика һәм почта миниатюрасын берләштерелгән экспозициядән гыйбарәт.

Экспозициядә алтмыштан артык әйбер тәкъдим ителәчәк. Алар арасында Россия рәссамнарының иҗат әсәрләре, коллекцион маркировкалы открыткалар һәм конвертлар, сәнгать маркалары бар.

Маркалар коллекциясе Россиянең мәдәни мирасына һәм архитектура һәйкәлләренә, рәссамнарга һәм мәдәният эшлеклеләренә, шулай ук илебезнең декоратив-кулланма сәнгатенә багышланган почта миниатюраларыннан тора. Күргәзмәнең аерым өлешен Татарстан Республикасы һәм Казанның истәлекле урыннары сурәтләнгән рәсемнәр һәм почта түләүенең дәүләт билгеләре биләп тора. Күргәзмә кысаларында, әсәрләре почта миниатюраларында күрсәтелгән, сәнгать берләшмәләре әгъзаларының рәсем эшләрен күрү мөмкинлеге тудырыла. Алар арасында Россия Федерациясенең халык рәссамнары Н.И. Боровский, В.А. Глухов, Е.В. Ромашко, А.И. Теслик, А.А. Любавин, Г.А. Леман, Россия Федерациясенең атказанган рәссамнары Н.Н. Пластов, А.И. Дубов, А.А. Федулов, Н.П. Желтушко бар.

Экспозициядә шулай ук Россия Сәнгать академиясе академигы Н.А. Горский-Чернышевның, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы П.И. Грошев, М.Б. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясенең рәссам-реставраторы И.П. Крившинконың, шулай ук «Марка» АҖнең әйдәп баручы рәссамнары, Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге әгъзалары, Россия Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспондентлары А.В. Адибеков, С.Н. Савинаның иҗат эшләре тәкъдим ителгән.

«Марка» нәшрияты 165 елдан артык Россия Федерациясенең Дәүләт почта түләү билгеләрен ясый. Ел саен почта маркалары, открыткалар, конвертлар һәм сувенир продукциясе коллекциясе Россиянең тарихи вакыйгаларына, Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы һәйкәлләренә, шәһәрләрнең архитектура истәлекле урыннарына, музейларга, илнең күренекле иҗади шәхесләренә багышланган яңа чыгарылышлар белән тулылана. 2011 елдан Россия Рәссамнар берлеге белән берлектә «Марка» АҖ илнең әйдәп баручы осталары булган замандашларыбызның картиналары һәм скульптура композицияләре сурәтләнгән Россиянең заманча сәнгате почта маркалары сериясен чыгара.

Күргәзмә 2024 елның 3 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Эш режимы: дүшәмбе – ял көне, сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00, җомга 11:00 – 20:00.

Контактлар: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Манеж» күргәзмә залы, +7 (843) 567 80 67, kremlin-manege@yandex.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽