Казан Кремлендә «Марка сәнгате» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә «Марка сәнгате» күргәзмәсе ачылды

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында рәсем сәнгате, графика һәм почта маркаларының берләштерелгән экспозициясеннән торган «Марка сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Биредә алтмыштан артык экспонат тәкъдим ителгән. Бу коллекцион маркировкалы открыткалар һәм конвертлар, нәфис маркалар һәм Россия рәссамнарының иҗат әсәрләре.

Уникаль күргәзмә проектын Россия Сәнгать академиясе, Россия Рәссамнар берлеге, Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге (Россия Рәссамнар берлеге), Мәскәү Рәссамнар берлеге һәм «Марка» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Күргәзмәнең Казан һәм Татарстан Республикасына багышланган өлеше дә бар. Кунаклар почта миниатюраларын, почта маркаларын, маркировкалы конвертларны һәм республиканың мәдәни һәм табигый мирасы һәйкәлләре, милли атрибутлар, шулай ук әһәмиятле вакыйгалар һәм юбилейлар, күренекле шәхесләр сурәтләре белән карточкаларны күрә алачак.

Күргәзмәдә Яңа ел тематикасына багышланган аерым өлеше бар: биредә яңа ел сюжетлары, котлаулар һәм ел символлары сурәтләре белән төсле почта маркалары тәкъдим ителгән. Моннан тыш, «Марка» АҖ рәссамнар арасында яңа ел маркалары дизайнын эшләү буенча бәйге үткәрә.

Шулай ук күргәзмәдә сәнгать берләшмәләре әгъзаларының иҗат эшләре белән танышырга мөмкин, аларның әсәрләре почта миниатюраларында сурәтләнгән. Алар арасында Россия Федерациясенең халык рәссамнары Н.И. Боровский, В.А. Глухов, Е.В. Ромашко, А.И. Теслик, А.А. Любавин, Г.А. Леман, Россия Федерациясенең атказанган рәссамнары Н.Н. Пластова, А.И. Дубова, А. А. Федулова, Н. П. Желтушко.

Күргәзмә 2024 елның 3 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Билет сатып алу

Эш режимы: дүшәмбе – ял көне, сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00, җомга 11:00-20:00.

Контактлар: «Манеж» күргәзмә залы, +7 (843) 567-80-67, kremlin-manege@yandex.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽