Казан Кремлендә XIX-XXI гасырларның Касли сәнгатьле кою әсәрләре күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремлендә XIX-XXI гасырларның Касли сәнгатьле кою әсәрләре күргәзмәсе ачылды

Казан Кремле музей-тыюлыгының Благовещение соборы тарихы музеенда Касли тарихи-сәнгать музее тупланмасыннан «Касли: гаҗәпләндерү сәнгате» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә проекты илебезнең визит карточкаларының берсе булып торган – сәнгатьле чуен коюга багышланган. Бу һөнәр XIX-XX гасырларда Касли шәһәрендәге (Чиләбе өлкәсе) чуен кою һәм тимер ясау заводында эшләнә. Касли сәнгатьле коюы үзенең нечкәлеге һәм үзенчәлекле челтәрлелеге белән бөтен дөньяга танылган.

«Касли: гаҗәпләндерү сәнгате» күргәзмәсендә 18 чуен һәм алюминийдан коеп ясалган әйбер, шул исәптән «кабинет җиһазлары», камера скульптурасы һәм дини җиһазлар тупланган. Барлык әйберләр дә Европа һәм Россиянең танылган скульпторлары: Леонард Пош (1750-1831), Йохан Петр Молин (1814-1873), Жак-Луи Готье (1831-1872), Николай Акимович Лаверецкий (1837-1907), Роберт Романович Бах (1859-1933) һәм башкалар тарафыннан революциягә кадәрге модельләре буенча коелган. Кунаклар миниатюра әйберләрен дә («Чебен» шырпы савыты), эре скульптура төркемнәрен дә («Борынгы скандинав көрәше») күрә алачак.

Күргәзмәнең үзенчәлеге булып христиан тематикасы әйберләре: изгеләр сурәтләнгән медальоннар, «Спас Нерукотворный» барельефы, XVIII гасырның староверлык чыгарылышы Николай Чудотворец иконалары тора.

1900 елда Парижда Бөтендөнья сәнгать-сәнәгать күргәзмәсендә Касли заводының катнашу тарихына аерым бүлек багышланган, анда завод Кыштым тау округының бер өлеше буларак югары бүләк Гран – при алган.

Белешмә

Касли тарихи-сәнгать музеена 1962 елда иҗтимагый нигездә тарихи-туган якны өйрәнү музее буларак нигез салына. Музей тупланмасы нигезендә XIX-XX гасырларда Каслин тимер кою заводында башкарылган уникаль чуен эшләнмәләр коллекциясе ята. Музейның сынлы сәнгать коллекциясенә 200-гә якын рәсем һәм 600-дән артык җирле үзешчән рәссамнарның график эшләре керә. Музейда Касли заводының беренче баш скульпторы Павел Степанович Аникинның (1917-1956) шәхси архивы һәм әсәрләр җыентыгы, шулай ук 10 000 саклау берәмлеге булган музей фотофонды саклана.

«Касли: гаҗәпләндерү сәнгате» күргәзмәсе 2024 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Эш режимы: дш – ял көне, сш-пҗ, шм, якш – 10:00-18:00, җм-11:00-20:00

Контактлар: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Благовещение соборы, Благовещение соборы тарихы музее

Телефоннар: 8 (843) 567-81-62, 8-995-342-98-49

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽