17.11.2023
16 ноябрьдә Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында музей-тыюлыкның архитектура концепциясен эшләү бәйгесенә йомгак ясалды. Чара мәдәни мирас объектларын заманча файдалану өчен җайлаштыру буенча идеяләр җыю максатыннан үткәрелде.
Бәйгедә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн Институты студентлары катнашты. 5 команда Казан Кремле биләмәсен яңарту буенча үз идеяләрен тәкъдим итте.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов архитектура композицияләренең кыю карарларын, тәнкыйди карашын, проектлар булдыруда иҗади якын килүен билгеләп үтте. «Мин, бу воркшоп форматының соңгысы булмавына бик өметләнәм һәм ышанам,. Кремль биләмәсендә эшләргә, иҗади планнарны тормышка ашырырга мөмкинлек бар. Иң мөһиме тәкъдим ителгән идеяләр бик шәп иде, ә бу бик кыйммәт», – диде Илнур Сөләйманович.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгын реставрацияләү һәм агымдагы ремонт буенча директор урынбасары Андрей Нижегородов әйтүенчә: «Бәйгенең идеясе – Казан Кремленә яңа караш белән карау һәм Кремльгә килүчеләргә яңа маршрутлар тәкъдим итә алачак идеяләрне, аерым алганда, Спас манарасыннан Тайницкий (Яшеренү) манарасына кадәр, барларга тырышу иде. Командалар төрле проектлар һәм биләмәләр буенча хәрәкәтнең итүнең төрле логикасын тәкъдим итте. Чишелешләр кызыклы, маршрутлар уйлап төзелгән һәм җәлеп итү нокталары булган «фишкалар» тәкъдим ителгән».
Шулай ук проектларны яклауда Татарстан Республикасы Рәис ярдәмчесе Олеся Балтусова, КДАТУ Архитектура һәм дизайн институты директоры, икътисад фәннәре докторы, «Муниципаль менеджмент» кафедрасы профессоры Анна Романова да хөрмәтле кунаклар булды.
Студентларның проектларын КДАТУ Архитектура теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, архитектура кандидаты Иван Краснобаев, КДАТУ дизайн кафедрасы профессоры, архитектура кандидаты Ләйлә Кулеева, Архитектура мирасын һәм архитектура нигезләрен реконструкцияләү, реставрацияләү кафедрасы доценты Светлана Персова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров бәяләде.
Беренче урынны жюри үз проектларында юкка чыккан Спас-Преображенский соборын чагылдырган арт-объектны билгеләгән командага бирде. Икенче урынны алган Команда VR-технологияләр ярдәмендә проект тәкъдим итә, алар югалган архитектура объектларын өстәмә чынбарлык ярдәмендә күрергә мөмкинлек бирә. Өченче урынны Спас-Преображенский монастыре зираты җирлеген ничек итеп күрсәтелергә тиешлеге һәм анда «Хәтер бакчасы» булдыру идеясен тәкъдим иткән команда алды.
Бәйгедә җиңүчеләр аерым хокукларны күчерү турында килешү төзү хокукына һәм рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар өчен профессиональ материаллар кибетеннән истәлекле бүләкләргә ия булды. Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларның барысын да Спас манарасында урнашкан яңа музейга килергә чакыру алды. Әлеге музей реставрация һәм музейлаштыру проекты «Алтын Трезини» премиясенең «Иң яхшы реставрация проекты» номинациясе җиңүчесе.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля