Казан Кремленең ике проекты - «Алтын Трезини-2023» премиясе номинанты - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан Кремленең ике проекты – «Алтын Трезини-2023» премиясе номинанты

11.10.2023

Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе һәм Спас манарасы «Алтын Трезини» Халыкара архитектура-дизайн премиясе номинантлары булды. Казан Кремле проектларын 12 октябрьгә кадәр ярдәм итеп хупларга мөмкин.

Казан Кремленең Спас манарасын реставрацияләү һәм музейлаштыру «Иң яхшы реставрация проекты» номинациясендә тәкъдим ителде.

Казан Кремленең Спас манарасын, элеккеге Спас Нерукотворный гыйбадәтханәсе бинасын һәм янкорма комплексн реставрацияләү киң җәмәгатьчелеккә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас статусы бирелгән урта гасырлар архитектурасы һәм фортификациясе объектларын ачты.

Интерьерда баскычлы юллар, 250 еллык чын балкалар, совет чоры баскычы сакланып калына, шулай ук  бинаны үзгәртеп кору этапларын күрсәтүче XVI гасырга караучы дивар тамашачылар өчен ачыла. Бинада музей үз эшен башлап җибәрде, анда музейлаштыруның төп объектлары булып кирпеч элементлары һәм корылмалар конструктивының үзенчәлекләре тора.

Манараның өске ярусына 1960 елларда Казанның «Прометей» СКБ сының революцион эшләнмәсе булган «Алсу аһәң» якты музыкаль яктырткычы урнаштырыла.

Проект өчен сылтама буенча үтеп тавыш бирергә мөмкин

Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе «Вакытлы яки даими музей экспозициясенең иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты» номинациясендә катнаша.

Күргәзмә бөек гаскәр башлыгының шәхесенә, ул яшәгән чорга, аның турындагы риваятьләргә һәм аннан соңгы чорда яшәүчеләрнең аны ничек кабул итүләренә багышлана. Экспозиция тематик бүлекләр буенча төзелгән. Беренче өлешнең бурычы – тамашачыны яшь геройны үстергән борынгы, классик Греция атмосферасына чуму. Алдагы заллар Көнчыгыш походына багышланган. Ул яулап алучыга бөтен дөньяга танылырга мөмкинлек бирә һәм борынгы дөнья цивилизацияләренең язмышын мәңгегә үзгәртә. Соңгы бүлек — Александр мирасы.

Күргәзмә өчен сылтама буенча үтеп тавыш бирергә мөмкин.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽