12.01.2024
Хөрмәтле кунаклар!
«Инфотех» билет системасы яңартылу сәбәпле, 14 гыйнварда 21:00 сәгатьтән 17 гыйнварда 21:00 сәгатькә кадәр Казан Кремле сайтында билетлар сату вакытлыча туктатылачак. Музейларга һәм күргәзмә залларына, шулай ук экскурсияләргә һәм музей программаларына керү билетларын музей-тыюлык кассаларыннан сатып алырга мөмкин булачак.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Аңлавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Спас манарасы, Тайницкий манарасы һәм Визит-үзәгендә кассалары: дүшәмбе-якшәмбе 8:00-20:00
«Эрмитаж-Казан» үзәге, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның табигый тарихы музее, Туп утары музее, «Манеж» күргәзмә залы, Гавами урыннары күргәзмә заллары, Спас манарасы музее эш сәгатьләре: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе – 10:00-18:00 (касса – 17:30га кадәр), җомга – 11:00-20:00 (касса 19:30 сәгатькә кадәр).
Ислам мәдәнияте музее дүшәмбе-якшәмбе 9:00-19:00 (касса 18:30 сәгатькә кадәр).
Дүшәмбе-музейларда һәм күргәзмә залларында ял көне.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля